Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия автомобильчеләрен яңа штрафлар хакында кисәттеләр

Машина йөртүчеләрнең конструкциясенә ЮХИДИ идарәсе рөхсәтеннән башка кертелгән автомобильләрдән файдаланырга хакы юк.

Машина йөртүчеләр ЮХИДИ рөхсәтеннән башка өстәмә динамиклар һәм сабвуферлар урнаштырган өчен 500 сум күләмендә штрафка тартылырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Бу таләп Администратиф хокук бозулар кодексының 12.5 маддәсе 1 өлешенә («Төзек булмаган, шул сәбәпле эксплуатацияләү тыелган автомобиль белән идарә итү») туры килә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре кушымтасының 7.18 пунктында күрсәтелгәнчә, машина йөртүчеләрнең конструкциясенә ЮХИДИ идарәсе рөхсәтеннән башка кертелгән автомобильләрдән файдаланырга хакы юк.

Август ахырында Федерация Советының конституцион закон чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Рукавишникова төнлә музыканы бар көченә ачып һәм тавышйоткыч урнаштырылмаган машинада йөргән өчен җәза билгеләргә тәкъдим иткән иде. Әлеге норма административ кодексның яңа редакциясендә урын алыр дип көтелә, аны шулай ук көндез дә гамәлгә кертергә мөмкиннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев