Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзорда мәктәптә коронавирус таралган очракта нишләргә икәнен аңлаттылар

Укучыда яңа коронавирус инфекциясе ачыкланса, сыйныфтагы бөтен балалар дистанцион белем алуга күчәчәк.

Әгәр Татарстан мәктәбендә укучы бала яңа коронавирус инфекциясе белән авырса, сыйныфтагы бөтен балаларны, ә инде укытучы бу чирне йоктырса, аның белән аралашкан барлык педагогларны өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Әгәр баланың яңа коронавирус инфекциясе йоктыруы расланса, сыйныфтагы бөтен балалар дистанцион белем алуга күчәчәк. Ә инде укытучы авырып китсә, бу очракта без һәр конкрет очрак буенча аерым эшләячәкбез», - дип искәртте спикер.

Авдонина аңлатып үткәнчә, әгәр башлангыч сыйныфлар укытучысы коронавирус йоктырса, ул карантинга озатылачак, шулай ук аның белән аралашкан мөгаллимнәр төркеме дә билгеләнәчәк.

«Әгәр ул, әйтик, өлкән сыйныфларда укыта һәм төрле класслар буенча йөри, дәрес бирә икән, бу очракта да, контактның дәрәҗәсенә карап, әлеге мәсьәлә шәхси нигездә хәл ителәчәк», - дип искәртте эксперт.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев