Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор: Тавыш бирү куркыныч түгел, коронавирус йоктыру ихтималы бик аз

Марина Патяшина сүзләренчә, сайлау участокларында барлык профилактика чаралары да күрелә.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, тавыш бирү куркыныч түгел, коронавирус йоктыру ихтималы бик аз.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Республика буенча Идарәсе хезмәткәрләре сайлау участокларында җитди хокук бозу очракларын күрмәгәннәр. Бүген бу хакта ведомствоның җитәкчесе — Татарстан Республикасының баш санитар табибы Марина Патяшина әйтте.

«Сайлау барышында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре өч көн буена сайлау участокларын тикшерә. Без җитди хокук бозуларны ачыкламадык», — диде белгеч.

Аның әйтүенчә, сайлау участокларында барлык профилактика чаралары да күрелә, шуңа күрә яңа коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы юк.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев