Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор: Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны көн саен арта бара

Соңгы өч атнада Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта.

Бу хакта «Татар-информ»га Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Үсеш уртача, дип билгеләп үттеләр Роспотребнадзорда. Әйтик, соңгы тәүлектә 82 зарарлану очрагы теркәлгән, авырулар санының көндәлек үсеше 3,7 процент тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: 2022 елның февралендә көндәлек үсеш 39 процентка җиткән булган.

«Агымдагы елда инфекция таралуның үзенчәлеге – җиңел үтә торган чир булуы, ул кискен респиратор вирус инфекцияләре формасында, нигездә, госпитализацияләүне таләп итми», – дип сөйләделәр ведомствода.

ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә, элеккечә, ешрак 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләр авыруын белдерделәр. Аларга һәм хроник соматик авырулары булган кешеләргә ведомство җәмәгать урыннарында битлек режимын сакларга киңәш итә.

«Соңгы вакцинация вакытыннан алты һәм аннан да күбрәк ай узган кешеләргә кабат вакцинация ясау да профилактиканың актуаль чарасы булып кала», – дип искәрттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев