Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор таләпләре буенча

Массакүләм иҗтимагый чаралар үткәргәндә йогышлы һәм массакүләм йогышлы булмаган авырулар һәм агуланулар таралуны булдырмау максатларында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе территориаль бүлеге җәмәгать туклануы оешмаларына сатыла торган ризыкларның ассортиментын Роспотребнадзор белән килештерергә тәкъдим итә.

Бу уңайдан җирлек башлыгы Анна Трифонова аңлатмалар бирә: 

–Сабантуй бәйрәме вакытында агуланулар булмасын өчен, массакүләм чаралар, шул исәптән Сабантуй бәйрәме вакытында СанПиН таләпләрен үтәргә кирәк 

Җәмәгать туклануы оешмалары өчен иң мөһиме:  

1. Җитәрлек күләмдә суыткыч җиһазларга ия булу;  

2. Әзер ризыкларны маркерлы ярлыгы булган  тыгыз ябылган контейнерларда китерү. Урында кайнар ризык әзерләү өчен технологик җиһазлар урнаштырырга һәм ярымфабрикатларны югары әзерлек дәрәҗәсендә әзерләргә кирәк;  

3. Кайнар ашларны, салкын кабымлыкларын бер көн алдан әзерләргә түгел, ә сату көнендә әзерләргә кирәк;  

4. Савыт-саба, шул исәптән бер тапкыр кулланылучы савытлар да тиешле күләмдә булырга тиеш.  

5. Хезмәткәрләргә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү өчен шартлар тудыру;  

6. Әзер азык-төлек һәм башка тиз бозыла торган азык-төлек продуктлары, эчемлекләр, туңдырылган әйберләр сатканда, суыткыч җиһазлары һәм озату документлары булу; 

7. Тәүлеклек пробаларны 48 сәгать буе +2 +6 Сº лы температурада сакларга. 

 Тулы кагыйдәләр һәм күчмә сәүдәдә сатыла торган продуктларның тәкъдим ителә торган ассортимент исемлеген Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә алырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 2-74-55.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев