Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор Республика көнен уздырганда булачак чикләүләр турында белдерде

Чаралар уздырыла торган урыннарда битлек кию һәм тән температурасын үлчәү мәҗбүри булачак.

Киләсе атна ахырында Татарстанда Республика көне уздырылачак. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина массакүләм чараларның нинди чикләүләр белән узачагын аңлатты. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты карарында күрсәтелгән чикләүләр гамәлдә. Без бу чараларны көчәйтергә яки киметергә планлаштырмыйбыз. Ачык мәйданчыкларда йөздән, ә ябык мәйданчыкларда илледән дә артык кеше булмаска тиеш. Бездә хәзер гамәлдә булган шул ук профилактика чаралары күреләчәк: бу тән температурасын үлчәү һәм битлек кию, шуңа күрә әлегә бернинди үзенчәлекле әйбер дә көтелми», — диде спикер.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев