Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор мөселманнар өчен коронавирустан ике вакцина да яраклы булуын искәртте

Галиев мәчетендә узган очрашуда идарә хезмәткәрләре һәм дин тотучы татарстанлылар Covid-19 профилактикасы мәсьәләләре турында фикер алышты.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе белгечләре республика мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән Галиев мәчетендә коронавируска каршы вакцинация турында фикер алышу өчен мөселманнар белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ»га республика ведомствосының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Безнең эпидемиология күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе бу очрашуга килде, барысын да аңлатты. Очрашуда катнашучылар барысы да вакцина алу кирәклеген уңай кабул итте», - диделәр Роспотребнадзорда.

Очрашуда Covid-19ны профилактикалау ысулларын карадылар, шулай ук вакцинациядән соң битлек кияргә кирәкме икәнлеге һәм вакцинаның нәрсәдән торуы турында фикер алыштылар.

Тыңлаучыларны «ЭпиВакКорона» вакцинасы составында тере микроорганизм элементлары булмау турындагы мәгълүмат җәлеп итте. Очрашуда катнашкан мөселманнар бу вакцинаның исламдагы тыюларга кагылмавын билгеләп үтте.

Агентлык белән әңгәмә вакытында ведомство матбугат хезмәтендә искәртеп узуларынча, «Спутник V» вакцинасын эшләүчеләр февраль аенда ук аның хәләллеге турындагы сорауга җавап биргән. Ул вакытта Гамалея исемендәге үзәктә ТР Диния нәзарәте соравына вакцинада кеше чыгышы компонентлары юклыгына уңай җавап бирелгән.

Ведомство матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, Роспотребнадзор төрле дини агым вәкилләре белән мондый очрашуларны даими рәвештә, әйтик, гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башлангач, үткәрә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев