Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор күрсәтмәсе буенча Аксубай районында алты кеше үзизоляциядә яши

Соңгы тапкыр 30 апрельгә кадәр игълан ителгән санитар-эпидемиологик режим үз-үеңне изоляцияләү режимын көчәйтү буенча тагын да кырысрак чаралар күрүне таләп итә.

Татарстанда 5 апрельгә коронавирус йогышының 16 яңа очрагы расланган. Барысы да читтән кертелгән характерга ия. Болар Төркиядән, Франциядән, Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән, Израильдәрн, Доминикан Республикасыннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайтучылар.

Аксубайлылар моңа җитди карарга тиеш, дип билгеләп үтте коронавирус инфекциясенең район территориясендә таралуына юл куймау буенча штаб утырышында аның җитәкчесе – район башлыгы Камил Гилманов.

Авыл җирлегендә яшәүчеләргә үзизоляция режимын кичерү күпкә җиңелрәк, шәхси йортларда, территориторияне җыелган чүп-чардан чистарту белән шөгыльләнеп, бу вакытны файдалы итеп үткәрергә мөмкин. Әмма әлеге очракта да үзизоляция режимын үтәү мөһим. Коронавирус йогышы таралу куркынычы саклана. 

–Аксубайлыларны тагын бер кат өйдә калырга чакырам, – дип белдерде район башлыгы Камил Гилманов. – Аңлагыз, үзизоляция – ул каникуллар түгел, бу вакытны кунакка йөрешү, юлда хәрәкәт итү өчен кулланырга кирәкми. Шуны аңлау мөһим, районда әлегә коронавирус йоктыру очрагы юк.

Штаб утырышында билгеләп үтелгәнчә, районда барлык саклану чаралары да күрелгән. Хезмәтләр һәм ведомстволар теләсә нинди гадәттән тыш хәлгә әзер, тик барыннан да элек куркынычлылык дәрәҗәсен халык үзе аңларга тиеш. Өйдән кибеткә көндә чыгарга түгел – азык-төлекне бер атналык сатып алырга кирәк. 

Үзебезнең сәламәтлек турында үзебез кайгыртыйк. Район башлыгы тагын бер кат барысын да өйдә калырга чакырды. 

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов сүзләренә караганда,

Роспотребнадзор күрсәтмәсе буенча бүгенге көндә Акчсубай районында алты кеше үзизоляциядә яши.

Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов билгеләп үткәнчә, Роспотребнадзор чит илләрдән кайтучыларны гына түгел, районга Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербург һәм Коми Республикасыннан кайтучы кешеләрне дә контрольдә тота.

 

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X