Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор: Ковидка каршы чикләүләрне кайтарырга ихтыяҗ юк

Россиядә эпидемия процессы үсешенең әлеге этабында ковидка каршы чикләүләрен яңарту таләп ителми.

Әмма риск төркемендәге затларга кешеләр күп җыелган урыннарда битлек киеп йөрергә киңәш ителә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Омикрон» штаммының BA.4/BA.5 сублинияләре таралу белән бәйле эпидемия процессын үсешенең агымдагы этабында чикләү чараларын яңарту таләп ителми.

Шул ук вакытта риск төркемнәрендәгеләргә (өлкән кешеләргә һәм хроник авырулар булганнарга) җәмәгатьчелек урыннарында, кешеләр күпләп җыелган урыннарда, транспoртта һәм ябык биналарда (эш яки уку урыны) битлек киеп йөрергә тәкъдим итү урынлы булыр», диелә Роспотребнадзор хәбәрендә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев