Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор коронавируска иммунитетлы россиялеләр санын исәпләп чыгара

Ведомствода Россия халкының иммунитеты буенча мәгълүматларны анализлаячаклар.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте коронавируска иммунитеты булган россиялеләр санын исәпләп чыгарачак. Бу хакта ведомство башлыгы Анна Попова «Россия 1» телеканалы эфирында белдерде.

«Әлеге тикшерү авыру киң таралган урыннарда, мәсәлән, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә, уздырылачак. Шулай ук вирус бөтенләй булмаган урында тикшерүнең нәтиҗәләрен күзәтәчәкбез. Популяциянең ничек саклануын һәм ничек сакланылмавын аңларга кирәк», — дип билгеләп үтте Роспотребнадзор башлыгы.

Ул тикшеренүләр башланганнан соң ун көннән соң, Россиядә яшәүчеләрнең иммунитеты буенча мәгълүматларны анализларга мөмкин булачак, дип өстәде.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X