Аксубаево
  • Рус Тат
  • Роспотребнадзор: Коронавирус пандемиясе әле бетмәде

    Россиянең барлык субъектлары да югары риск ситуациясе статусын саклыйлар.

    Россиядә COVID-19 белән авыручылар саны кими. Әмма пандемия әле тәмамланмады, дип белдерде Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова. Бу хакта РИА Новости яза.

    «Пандемия бетмәде. Россиянең барлык субъектлары да югары риск ситуациясе статусын саклыйлар. Бүгенге көндә авыручыларның уртача саны 7-8 мең тәшкил итә», - диде Попова Краснодар краенда курорт сезонына багышланган киңәшмәдә.

    Роспотребнадзор башлыгы җәйге ялны планлаштырганда, коронавирус йоктыру куркынычы зур булган төбәкләргә бармаска киңәш итте.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: