Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор: Коронавирус өчен генә хас симптомнар әле дә ачыкланмаган

Пациентларның 78 проценты — температура күтәрелүгә, 57 проценты ютәлгә зарлана.

Табиблар әле дә булса коронавирус инфекциясе өчен генә хас һәм ОРВИ вакытында очрамый торган симптомнарны ачыкламаган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бары тик коронавирус инфекциясенә генә хас һәм башка кискен респиратор вирус инфекцияләре вакытында очрый торган симптомнар әле һаман да ачыкланмаган», - диде белгеч.

Аерым алганда, табиб сүзләренчә, пациентларның 78 проценты — температура күтәрелүгә, 57 проценты ютәлгә зарлана. Шуның белән бергә, авыруларның яртысыннан артыгының температурасы 38 градустан артмый.

Авыруларның 15-40 процентында — гомуми интоксикация китереп чыгарган симптомнар (мускуллар, буыннар, баш авырту, хәлсезлек), 20 процентында ашказаны-эчәк трактына бәйле проблемалар (диарея, күңел болгану, косу) күзәтелә, дип өстәде табиб.

Пшеничная шулай ук тәнгә чыккан төрле тимгелләр хакында да искәртте (хәер, моңа дарулар яки хроник авыруларның көчәюе дә сәбәпче булырга мөмкин). Шул ук вакытта, борын, колак тыгылу, тамак төбе кымырҗу яки конъюнктивит чагыштырмача сирәк очрый, дип искәртте ул.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев