Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор идарәсендә быел чит илдә ял итүне кичектереп торырга чакырдылар

Иң яхшысы – чираттагы ялны Россиядә, үз төбәгеңдә үткәрү.

Быел чит илдә ял итүне кичектереп торырга һәм чираттагы ялны Россиядә, иң яхшысы – үз төбәгеңдә үткәрергә кирәк. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Коронавируска бәйле вазгыятьнең үзгәреп торуын исәпкә алып, иң яхшысы – туган илеңдә, үзең яши торган субъектта ял итәргә һәм чит илгә баруны кичектереп торырга кирәк», - дип искәртте Авдонина.

Әгәр чит илгә чыгарга уйлагансыз икән инде, юлда, ял иткән вакытта һәм кире әйләнеп кайткач саклык чаралары турында онытырга ярамый, диде Любовь Авдонина.

Моннан тыш, Россиягә кайту белән өч көн эчендә коронавируска ПЦР-мазок тапшырырга кирәк.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X