Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор: Дельта-штаммга иң нык бирешә торган категория – 29 яшькә кадәргеләр

Барлык пациентларның яртысы диярлек чирне гаиләдә яки дуслары белән аралашканда йоктыра.

Дельта-штамм дөрестән дә «яшәрде» - 14-29 яшьлекләр аңа аеруча нык бирешә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хәбәрендә шулай диелә. Анда белгечләр коронавирусның яңа төре турындагы иң еш очрый торган 12 сорауга җавап биргән.

«Дельта-штаммга аеруча нык бирешә торган категория – 14-29 яшьлекләр. Аларның элемтәләре күп, җәмәгать транспортыннан еш файдаланалар, эшкә баралар, эштән соң аралашалар», - дип искәрттеләр ведомствода.

Алар билгеләп үткәнчә, барлык пациентларның яртысы диярлек чирне гаиләдә яки дуслары белән аралашканда йоктыра.

Шул ук вакытта, тышкы билгеләр буенча гына кешенең коронавирус инфекциясенең нинди төре белән авыруын билгеләргә ярамый. Төгәл нәтиҗәгә ирешү өчен S-генны яки вирусның бөтен геномын расшифровкаларга һәм төп мутацияләрнең булуына йөз тотарга кирәк.

Июль аенда дельта-штамм күп кенә илләрдә өстенлек ала башлаган – хәзер барлык очракларның 70 процентка якынын шушы төр белән бәйлиләр. Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыру очракларының 68 процентка якыны нәкъ менә шушы вариантка туры килә, зур мегаполисларда ул тагын да ныграк таралган.

Элегрәк ведомствода SARS-CoV-2 коронавирусы дельта-штаммын йоктырган пациентларның уртача авыр һәм авыр формада ешрак авырулары хакында хәбәр иткәннәр иде.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев