Роспотребнадзор чит илләрдән кайткан россиялеләр өчен кагыйдәләрне катгыйландырды
Төркиядән һәм Танзаниядән Россиягә 1 майга кадәр кайткан россиялеләр Covid-19 инфекциясенә тестны ике тапкыр тапшырырга тиеш була.
Роспотребнадзор Төркиядән һәм Танзаниядән Россиягә 1 майга кадәр кайткан россиялеләрне Covid-19 тестын ике тапкыр тапшырырга мәҗбүр итә.
«2021 елның 1 маена кадәр Төркия Республикасыннан һәм Берләшкән Танзания Республикасыннан Россия Федерациясе территориясенә кайтучыларга Россия Федерациясе территориясенә кергәннән соң ... биш көн эчендә ПЦР методы белән Covid-19 лаборатор тикшеренүе узарга кирәк», - диелә документта.
Нәтиҗә алганнан соң, «Россия Федерациясе территориясенә килүчеләр өчен яңа коронавирус йогышына тест нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү» формасын тутырып, аларны дәүләт хезмәтләренең бердәм порталына кабат йөкләргә кирәк булачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев