Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор белгечләре паштетта ботулизм кузгатучы матдә тапкан

Роспотребнадзор белгечләре «Гран-Мэр» фирмасы паштетында ботулизм кузгатучыны ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Күзәтчелек чаралары кысаларында куркыныч паштеттан пробалар алынды. Лаборатория тикшеренүләре продуктта Clostridium botulinum штаммының токсиннар эшләп чыгармый торган булуын күрсәтте», - дип сөйләделәр Роспотребнадзорда.

Зарарланган паштетның гомуми партиясе дүрт килограмм булган.

Әлеге факт буенча Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт ресурсына мәгълүмат кертелде, шулай ук мәгълүмати хатлар җибәрелде.

Әлеге продуктның шул исәптән танылган супермаркетлар челтәрендә дә сатылуы билгеле. Куркыныч паштет сатылырга мөмкин булган кибетләргә продуктларга штамм ачыклануга бәйле үткәрелергә тиешле тикшерү турында мәгълүматлар бирү таләпләре җибәрелгән.

Ботулизм - ул кеше организмына ботулотоксинның эләгүе фонында үсә торган куркыныч йогышлы агулану. Авыру авыр уза, үзәк һәм вегетатив нерв системалары эше бозылу белән характерлана. Мускулатура параличы, авыр өзлегүләр, хәтта үлем очрагы да булырга мөмкин.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев