Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор белгече маймыл чәчәк авыруының йогышлы булуы турында сөйләде

Нидерландта элегрәк бер баланың маймыл чәчәк авыруын йоктыруына бәйле беренче очрак теркәлгән иде.

Маймыл чәчәк авыруы мутацияләнмәде һәм тагын да куркынычрак чиргә әйләнмәде, аны олылар да, балалар да йоктырырга мөмкин, дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) «Вектор» үзәгенең Екатеринбург вируслы инфекцияләр фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе, биология фәннәре докторы Александр Семенов. Бу хакта РИА «Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Нидерландта элегрәк бер баланың маймыл чәчәк авыруын йоктыруына бәйле беренче очрак теркәлгән иде.

«Вирус мутацияләнмәде һәм тагын да куркынычрак чиргә әйләнмәде. Аны олылар – балаларга, ә балалар олыларга йоктырырга мөмкин. Маймыл чәчәк авыруы берәүне дә аямый», - диде Семенов.

Ул балалар, авырлы хатыннар, иммунитеты бозылган кешеләр, ВИЧ-инфекция йөртүчеләрнең чирне авыр кичерүен билгеләп үтте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев