Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рособрнадзорда яңа мәҗбүри имтиханнар кертү мәсьәләсен аңлаттылар

Киләчәктә яңа мәҗбүри имтиханнар кертү планлаштырылмый.

Россиядә гамәлдә булган рус теле һәм математика имтиханнарына өстәп, киләчәктә әдәбият һәм башка фәннәр буенча яңа мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханнары кертү планлаштырылмый

«Рус теле һәм математикадан тыш, әдәбият һәм башка фәннәр буенча киләчәктә мәҗбүри БДИ кертү планлаштырылмый», — дип хәбәр иттеләр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, Рособрнадзорда чыгарылыш сыйныф укучыларының гомуми сөйләм компетенцияләрен тикшерүнең, аның сөйләм культурасы дәрәҗәсен ачыклауның, фикерләүнең һәм үз позициясен дәлилләүнең формасы булган йомгаклау иншасы турында искәрттеләр, дип яза РИА Новости.

Ведомство белгечләре фикеренчә, дәүләт йомгаклау аттестациясенең мәҗбүри фәннәрен арттыру «җәмгыятьнең һәм дәүләтнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларыннан» кертелергә тиеш.

КПРФ фракциясеннән Дәүләт Думасы депутатлары партия лидеры Геннадий Зюганов җитәкчелегендә парламентның түбән палатасына Бердәv дәүләт имтиханын ирекле итеп калдыру буенча закон проекты тәкъдим итте. Документ проекты әдәбияттан мәҗбүри имтихан (телдән яки язмача), тарих һәм җәмгыять белеменнән телдән имтихан тапшыру өлешен кертүне күздә тота.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев