Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рособрнадзорда башлангыч мәктәпне ничек сайларга кирәклеге хакында сөйләделәр

Өйгә якын булуы һәм педагогның кеше хәленә керә белүе башлангыч мәктәпне сайлауда төп критерийлардан санала.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.

«Кече яшьтәге мәктәп баласы өчен мәктәпнең якын булуы зур әһәмияткә ия. Икенчедән, педагогка игътибар итегез. Кечкенә сыйныфларда, гадәттә, укытучы берәү генә була. Рейтингларга кергән мәктәп һәрвакытта да иң яхшысы булмаска мөмкин. Укытучының киң күңелле булуы, балаларны яратуы, ата-аналар белән сөйләшә белүе, юнәлеш бирүе мөһим», - диде Кравцов Бөтенроссия ата-аналар очрашуында. 

Кравцов фикеренчә, бишенче сыйныфтан бала инде мөстәкыйльлеккә өйрәнә. Моңа кадәрге чорда төп критерий – укытучының ата-ана һәм укучы белән элемтә урнаштыруы.

«Баланың мотивациясен югалтмаска кирәк. Күп кенә ата-аналар баланы беренче сыйныфка мәктәпкә бирә дә, аны унберенче сыйныфта гына искә төшерә. Бу дөрес түгел», - дип өстәде Кравцов.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев