Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Росавиациядә пандемия вакытында Россиядән башка илләргә очу тәртибен аңлаттылар

Хәзерге вакытта халыкара авиаочышлар минимумга җиткерелгән.

Covid-19 коронавирусы пандемиясенә карамастан, Россиядә яшәүчеләр элеккечә үк илдән һава транспортында китә ала. Бу хакта Росавиация матбугат хезмәтенә сылтама белән «Парламентская газета» яза.

«Илдән чыгып китүгә карата чикләүләр юк. Чит дәүләтләрдән пассажирларны кертүгә бәйле вакытлыча чикләүләр бар», — дип аңлаттылар ведомствода.

Ләкин хәзер даими рейслар туктатылды. Чит илдә калган ватандашларны алып кайту өчен билгеләнгән чартерлар гына оча.

«Вазгыятьне күз алдына китерик: Нью-Йорк-Мәскәү рейсы расланган. Димәк, „Аэрофлот“ Мәскәүдән Нью-Йоркка буш оча. Үз чыгымнарын өлешчә компенсацияләү өчен, компания әлеге рейска билетлар сатуны ачарга хокуклы», — дип аңлаттылар Росавиациядә.

Шул ук вакытта авиасәяхәтчеләрнең кире кайту белән проблемалары барлыкка киләчәк. Беренчедән, аларга Россиянең барлык шәһәрләренә дә очмый торган чираттагы алып кайту рейсын көтәргә туры киләчәк. Икенчедән, кайтканнан соң ике атнаны изоляциядә үткәрергә кирәк булачак.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев