Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рәмзия Зәйдуллина Аксубай районы мәгариф бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаруга кереште

Бүлек җитәкчесе вазифасына билгеләнгәнче, ул уку-методик эшләр буенча җитәкче урынбасары булып эшли.

Рәмзия Зәйдуллина 1969 елда Иске Кыязлы авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1986-1990 елларда Яр Чаллы педагогия институтында педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы факультетында укый.

Туган авылына Рәмзия Сәлих кызы дипломлы белгеч булып кайта һәм җирле мәктәптә укытучы булып эшли башлый. Бер елдан соң гаилә хәленә бәйле Аксубайга күченә, кияүгә чыга. Аның ике кызы бар.

1993 ел башында 88нче урта һөнәри белем бирү училищесында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаша, аннан соң – методист булып эшли, соңрак – уку эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Гомумән алганда, 20 елга якын бер белем бирү мәктәбендә тугры хезмәт куя.

2012 елда мәгариф бүлегендә милли белем бирү буенча методист булып эшли башлый. 2018 елдан 2020 елга кадәр уку-методик эш буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли.

2021 ел Рәмзия Зәйдуллина өчен яңа вазифадан башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев