Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рәхмәт сиңа, туган авылым

Яңа Ибрай урта мәктәбенә инде ничә дистә ел булса да, еллар 2 катлы таш бинаны әллә ни үзгәртә алмаган.

Авыл уртасында төрле якка тараткан балаларын каршы алып, озатып һаман балкып утыра ул. Һаман бәхет йорты, ниндидер нурлы урын кебек тоела.

Күпме хатирәләр, дусларны, классташларны, белем биргән хөрмәтле укытучыларыбызны искә төшерә торган изге урын, вакыт аралыгы ерагая барган саен, якыная гына бара торган урын ул.

Тик еллар инде анда 60 нчы – 95 нче елларда ныклы белем биргән, күпме баланың күңелендә матур мизгелләр, хатирәләр калдырган хөрмәтле укытучыларыбызны берәм-берәм мәңгелеккә алып китә бара. Олпат буын, үзен эшкә, җәмгыятькә багышлаган намуслы буын әкренләп китә

... Һәрберсе үзенә генә хас булган изге гамәлләре, яхшы сүзләре, якын булулары белән истә калган. Без укыган чакларда “укытучы” сүзе һәрчак  “әти -әни“ сүзе белән янәшә булып, ниндидер курку, хөрмәт кебегрәк хисләр тудыра иде. Аксубай районы Яңа Ибрай урта мәктәбендә һәрчак шундый мохит булды. Алар белем дә бирделәр, кешеләргә хөрмәт тә тәрбияләделәр.

Аларны искә алганда янып торган кызыл йолдызчыклар таккан кызлар-малайлар, бер теләк, бер уй белән яшәткән пионер оешмалары, дөрләп янган комсомол учаклары да сагындыра.

Әйе, безне укыткан, безнең күңелләрдә уелып калган, якын укытучыларыбыз елларның, вакытның агышына кушылып инде әкренләп бу дөньядан китеп баралар: беренче укытучым Миңлекамал апа, үзе кырыс та, таләпчән дә булган Изия апа, озак еллар мәктәп директоры булып торган Ниль абый, таләпчән һәм җитди укытучылар Ирек абый һәм аның тормыш иптәше бик  тә матур булган Рәхимә апа, йомшак күңелле тарих укытучысы Гариф абый, юмор хисле Фатих абый, география укытучысы Габдулла абый, Шәфикъ абый, Габбас абый һәм Флера апа, Тәзкирә апа, Рәҗәп абый, Разия апалар....

Алар барысы да шундый якын, барысы да совет чорының “Бөтенесе дә балаларга, бөтенесе дә җәмгыятькә“  дигән хезмәт девизын алга сөреп, чын күңеләдән белем һәм тәрбия биргән хөрмәтле укытучылар. Аларга чиксез рәхмәтем һәм хөрмәтем. Рухлары шат булсын иде. Алар артыннан безнең дә бәгырьләрне телеп, иң кадерле кешебез – әниебез, Батыршина Рушания Мөбәрәкҗан кызы, бу якты дөньялардан китеп барды. Китте әни.... Мәңгелеккә китте. Башка кайтмаска китте.. Өйнең җылысын, туган нигезнең ямен алып китте.

Яшәлмәгән дә кебек гомер юллары,  хатирәләр, сөйләшеп бетмәгән сүзләр генә калды. Сагындыра, бик сагындыра әни! Туган нигезгә кайткан саен, чәе кайнап, бәлеше пешеп торган өйдә бикле ишек кенә “Кайттыңмыни?“ диеп салкын йозагы белән каршы ала. Аңа әнинең йорттагы эзләрен каплаган кар салкыны да кушыла.

Киткән чакта да капка баганасына сөялеп, күздән югалганчы озатып калмый инде әни Яңа Ибрай мәктәбендә укытучы хезмәтен намуслы башкарып, матур, акыллы яшәп, хөрмәтле булып китте әниебез. Бөтен гомер юлын балаларга багышлады ул. Ничәмә-ничә буынга тырышып, балаларны яратып, булсын диеп эшләде.

Үземне белә башлаганнан бирле мин аның һәрвакыт мәктәпкә ашыгуын, төнлә кочак-кочак дәфтәрләр тикшерүен, партия, агитбригада, комсомол җыелышына баруның мөһимлеген белеп үстем. Берүзе мал-туар асрап, безне канат астында җил-яңгыр тидермичә, җылы өйдә үстерде әни. 17 яшьлек гүзәл, самими вакытта хезмәт юлын башлап җибәрә һәм бер урында 40 ел хезмәт куя. Яратып, шөкер итеп эшләгән урыны мәктәп булды әнинең. Сугыш әнине әтисез дә, тугансыз да калдырган.  

Шуңа да тормышның бөтен төрле каршылыклары белән бер ялгызы көрәште ул. Һәм авыл халкы хөрмәт итәрлек итеп, акыллы һәм намуслы яшәде. Меңләгән балалар белән бергә әнием дә сугыш чоры баласы иде. Авыр еллар, юклык еллары, әтисез чаклар аның да йөрәгенә яраның тирәнен салган. Ялгызлыктан әрнеп, елап сөйләгән чаклары да күп була иде.

Ләкин әни авыл халкына һәрвакыт рәхмәтле булды. Кем генә булмасын ихтирам итеп, гади итеп сөйләште, кирәк булса ярдәм итте. Безгә һәрвакыт аның укучылары килде, хәл белешеп, аралашып яшәделәр. Димәк, ул аларга якын булган, хөрмәт иткәннәр, сөйләшер, искә алыр сүзләр күп булган.Кечкенә вакыттан күреп үскән ул таныш йөзләр миңа да якын булдылар, әни яраткач мин дә аларны яратып үстем.

Әниебезне соңгы юлга озатырга килгән туган авылым халкына, без, әнинең балалары, олы хөрмәтебезне һәм чын йөрәктән чыккан рәхмәтләребезне әйтәбез. Ә алар чыннан да  бик күп иде. Әнинең иң беренче 1963 елдан беренче класстан алып 10 нчы класска кадәр ун ел буе класс җитәкчесе булып җитәкләп барган барлык укучылары (алар үзләре дә олыгаеп килә бүген) кайткан иде.

Аларга әнине яратулары, хөрмәт итүләре өчен мең рәхмәт! Алар – әнинең беренчеләре, якыннары иде! Аннан соңгы чыгарган укучылары да күп кайткан иде әнинең. Алар һәрвакыт аның хәлен белеп, аралашып яшәделәр. Мәктәптә бергә эшләгән укытучылары, авылым халкы әниебезне озатырга килделәр. Бик авыр көннәрдә барлык авыл халкының, күршеләребезнең ярдәмен, җылысын, хөрмәтен тойдык без.

Мең рәхмәт сезгә абыйлар-апалар, авылдашларыбыз! Сез безгә ныклы терәк, ярдәмче булдыгыз, Ә әниемә безгә гомерен багышлавына, матур һәм хөрмәтле булып яшәвенә мең рәхмәт!

“Гыйлем бирүче кешене Аллаһы Тәгалә җәннәтле итәр” ди. Урының оҗмах түрендә булсын, Әнием! Ярый әле,  адәм ба ласын туган ягы белән тоташтыра торган юллар бар, алар өзелмәсен, дәвамлы булсын иде. Туган як туган як инде ул. Ул синеке, синең балачак эзләрең, туган нигезең, якын кешеләр, күршеләр. Рәхмәт сиңа, туган авылым! Рәхмәт Сезгә, газиз авылдашларыбыз!

Сезгә олы хөрмәт белән әнинең балалары Резидә һәм Фәнис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев