Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ришвәтчелеккә каршы көрәш

Ришвәтчелеккә каршы көрәшне координацияләү эшләре буенча комиссиянең йомгаклау утырышы булды. Утырыш эшендә район прокуроры Эдуард Хираҗев катнашты.

– Безнең бурыч – район территориясендә эшчәнлекнең бернинди юнәлешендә дә ришвәтчелекне булдырмау, – дип ассызыклады үз чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. – Һәркем үз урынында әлеге тискәре күренешкә каршы торуның нәтиҗәле чараларын күрергә тиеш.

Комиссия әгъзалары каршында чыгыш ясап, җинаятьне ачу бүлеге начальнигы Илшат Хафизов бу өлкәдәге җинаятьчелеккә каршы көрәш - бүлек эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булуын әйтеп үтте. Ул бу эшчәнлекнең барлык аспектларына да җентекле анализ ясады. 

Контроль-хисап палатасы рәисе Габделәхәт Салихов үз чыгышында район бюджет учреждениеләрендә бюджет акчаларын максатчан тотуны һәм бюджетның финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерүне  контрольдә тотуны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә  тукталды.

Икътисад бүлеге башлыгы Борис Соломонов район башкарма комитетының  кече һәм урта бизнес субъектларына эшкуарлык эшчәнлеген үстерүгә ярдәм күрсәтү  буенча алып барылучы эше турында мәгълүмат җиткерде. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм фермер хуҗалыгын үстерүгә алынган бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелегенә киңәйтелгән анализ белән УСХиП начальнигы Миниршат Алимов чыгыш ясады.

“2015-2020 елларга районның ришвәтчелеккә каршы сәясәтен тормышка ашыру” муниципаль программасын тормышка ашыру һәм Халыкара ришвәтчелеккә  каршы көрәш көненә чаралар үткәрү турында район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова сөйләде. Комиссия утырышында шулай ук 2019 нчы елга ришвәтчелекә каршы көрәш буенча эш планы проекты турында да фикер алыштылар.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев