Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ришвәтчелек белән көрәштә бердәм караш

Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссиянең чираттагы утырышы район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә үтте.

РФ прокуратурасы органнарында һәм оешмаларында ихтыяҗлар бәхәсләрен булдырмау һәм җайга салу буенча чаралар турында мәгълүмат белән район прокуроры Эдуард Хираҗев таныштырды. Контроль-хисап палатасы рәисе Габделәхәт Сәлихов 2018 елның беренче яртыеллыгында бюджет средстволары чыгымнарын контрольләү һәм ришвәтчелек канун бозуларын булдырмау мәсьәләләре буенча контроль-хисап палатасының эшен оештыру турында бәян итте. Сәламәтлек саклау өлкәсендә ришвәтчелек күренешләрен киметү буенча чаралар оештыру  һәм Аксубай район үзәк хастаханәсендә ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссия эшчәнлеге турында хастаханәнең баш табибе Рөстәм Әхмәтшин сөйләде. 2018 елның 1 яртыеллыгында Аксубай муниципаль районының җирле үзидарә органнарының норматив хокуки актларына (аларның проектларына) ришвәтчелеккә каршы тикшерү уздыру буенча эш нәтиҗәләре белән башкарма комитет юристы Андрей Емельянов таныштырды. Комиссия эшенә йомгак ясап, ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова республика беркетмәләрен башкару һәм алдарак кабул ителгән карарларны башкаруны анализлау, ришвәтчелеккә каршы мониторинглау нәтиҗәләре турында мәгълүматлар белән таныштырды.

– Ришвәтчелеккә каршы сәясәтнең максаты – ришвәтчелекне кисәтү буенча эшләрне оештыруда бердәм караш формалаштыру, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Икътисад-бюджет өлкәсендә канун бозуларны булдырмау буенча чаралар күрергә, муниципаль милекне нәтиҗәсез куллану очракларын булдырмаска, муниципаль хезмәттә ихтыяҗлар бәхәсләрен булдырмау буенча бөтен чараларны кулланырга кирәк. Без эшебезнең нәтиҗәле булуында кызыксынган булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев