Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рәис Гомәров: «Эшләрне уңышлы алып бару нигезендә Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективларының бердәмлеге ята»

Аксубай районында эш сәфәре белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров булып китте.

Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Аксубай урманчылыгы җитәкчесе-баш урманчысы Андрей Ильмухин, урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов озатуында Аксубай участок урманчылыгы питомнигында булды, шулай ук быел нигез салынган урман культураларын карады. Рәис Гомәров культураларның яхшы хәлдә булуын, быелгы аномаль корылык елында урманчылар киләчәк урманнарның нигезен саклап кала алуын билгеләп үтте. 

Пленар утырыш урманчылыкның административ бинасында узды. Учреждениенең 8 айдагы эш нәтиҗәләре турындагы доклад белән Андрей Ильмухин чыгыш ясады. Ул урманнарны яңадан торгызу, урман үрчетү эшләрен анализлады (дәүләт урман фондында ясалма урман торгызу – 22,0 гектар, урман үрчетү – 2,6 гектар мәйданда башкарылган). Саклагыч (чокыр-балка) урманнары 50,0 гектарда утыртылган. 

Табигый үсентеләр үстерүне 15,0 гектар (100 процент) мәйданда башкарганнар. 

Питомникларда орлыклар чәчү 0,6 гектар мәйданда башкарылган, план буенча 0,4 гектар (арттырып үтәү 150 процент тәшкил иткән). Ул шулай ук урманнарны саклауга, дәүләт контроле һәм күзәтчелеге, урманнардан файдалану эшләренә тукталды. 

Аксубай урман хуҗалыгының җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләре белән Сергей Кузнецов таныштырды. 

Урман хезмәткәрләре алдында чыгыш ясап, Рәис Гомәров Аксубай урманчыларының барлык төп юнәлешләр буенча эшчәнлеген уңай яктан бәяләде. 

– Уңышлы эш алып бару нигезендә урманчылык һәм урман хуҗалыгы коллективларының бердәмлеге ята, – дип ассызыклады ул. – Сез урманнарның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кебек мөһим мәсьәләдә зур профессиональлек күрсәттегез, – дип билгеләп үтте ул. – Бу катлаулы, озакка сузылган янгын куркынычы сезонын уңышлы гына төгәлли алдык. Бу планда да җирле хакимият, структуралар белән актив хезмәттәшлек иттек. 

Аудитория белән аралашуны бүләкләү тантанасы дәвам итте. Рәис Гомәров урман тармагында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Аксубай урманчылыгы җитәкчесе-баш урманчысы Андрей Илмухинга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Аксубай участок урманчылыгының урман мастеры Константин Артемьев, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясе хәбәрчесе Зинаида Леонтьева Аксубай урманчылыгының Мактау грамотасына лаек булдылар. 

Утырыш эшенә район башлыгы Камил Гилманов йомгак ясады. 

 – Урманчылар кулы белән районда күп эшләр башкарыла, – дип билгеләп үтте ул. – Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең як табигате баерак була бара, экология яхшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев