Аксубаево
  • Рус Тат
  • Рәис Беляев турындагы истәлекне саклау

    Яшь буын Рәис Беляевның кем булуын бик сирәк белә.

     Әлеге исем белән район һәм республика тарихының тулы бер чоры бәйле.Бөтен дөньяга танылган КамАЗ, Түбән Кама ГЭС заводын төзүдә аның өлеше чиксез. 

    Рәис Беляев – безнең районда туып-үскән шәхес.Аның турындагы хатирәләр белән район ветераннар Советы Президиумы әгъзасы Евгений Копонев уртаклашты.

    – Партиянең Яр Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре, аннары КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре булып эшләгәндә Рәис Кыям улы районга зур ярдәм күрсәтте. 1975 елда мин «Большевик» колхозы рәисе булып эшләдем, Рәис Кыям улы белән таныш идек. Бервакыт ул мине горкомга чакырды. Киңәшмәгә барлык җитәкчеләр, шул исәптән төзелә торган КамАЗ җитәкчеләрен дә җыйды.

    Ул үзенең кече Ватаны – Аксубай районына ярдәм итүне сорады, чөнки ул  авыл хуҗалыгы районы булып тора, зур предприятиеләрдән ерак урнашкан һәм аңа үсеш алуда ярдәм итәрлек кешеләр юк. Бу мәсьәлә буенча  икенче секретареннан кураторлык итүне сорады. Шулай итеп, безнең районга кирпеч, цемент һәм башка төзелеш материаллары кайта башлады.

    Рәис Беляев ярдәме белән Аксубай районында 12 мәктәп, 13 мәдәният йорты һәм авыл клубы төзелде. Безгә торак йортлар төзелешенә газ-бетон бүлеп бирделәр, районда ике йөздән артык шәхси йорт төзелде. Шулай ук  спорт мәйданчыкларына, оешмалар территорияләренә, трансформатор станцияләренә коймалар тоту өчен 1700 метр бетон плитә дә кайтарылды.

    Якташыбыз ярдәме белән терлекчелек фермаларының күп кенә корпусларын, ремонт остаханәләрен, башка җитештерү объектларын, шулай ук колхозларның һәм совхозларның административ биналарын да  файдалануга тапшырдылар. Шулай ук район мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, 18 күпер төзелде, Шәрбән авылын  Аксубай – Нурлат юлының төп автотрассасы белән тоташтырдылар.

    Рәис Беляев КПССның Өлкә Комитеты секретаре булып эшләгәндә, республика авыл хуҗалыгы техникасы идарәчесеннән Аксубай районына  авыл хуҗалыгы техникасы алуда ярдәм итүләрен сорады. Нәтиҗәдә, безнең район ашлык җыю комбайннары, тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары белән тәэмин ителде. Безнең район өчен әлеге техникаларга ия булу -  бик зур ярдәм иде. Шуның аркасында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр һәм урып-җыю эшләрен уңышлы башкардылар.

    Рәис Кыям улы Казан мәдәният институты ректоры булып эшләгәндә дә үзенең туган ягын онытмаган.

    – Безгә мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне укырга җибәрегез, – дип мөрәҗәгать итте ул миңа.  - Мәдәният өлкәсендә югары белем алсыннар, ә без ярдәм итәрбез, - диде.

    Рәис Беляев район, аның халкы өчен бик күп эшләр  башкарган, аның исеме  беркайчан да онытылырга тиеш түгел. Ул  исемен мәңгеләштерүгә (бюст) лаек. Рәис Беляевка һәйкәл кую мәсьәләсе буенча район җитәкчелеге, депутатлар корпусы, халык белән фикер алышулар булды. Якташыбыз исеменә халык һәйкәле кую турындагы карар кабул ителде. Без һәр кешене әлеге һәйкәл ясауда үз өлешен кертергә чакырабыз.

    Реквизитлар.
    МОО ветеранов войны и труда АМРДополнительный офис № 8610/0898
    Отделение «Банк Татарстан» № 8610
    Счет 40703810462000002804
    ИНН 1603001768
    КПП 160301001
    К/с 30101810600000000603
    БИК 049205603

    Күренекле якташыбызга халык һәйкәле төзүгә үз өлешен кертү үтенече белән күпләр  мөрәҗәгать итә. Бүгенге көнгә ике йөз мең сумга якын акча җыелган. Акчалар районнан гына түгел, Чаллыдан, хәтта Мәскәүдән дә килә.

    Һәйкәл Аксубайга туган ягыбызны яраткан һәм биредә яшәүче кешеләрнең тормышын яхшыртырга  омтылган шәхеснең истәләген  мәңгеләштерү  өчен кирәк.

    Фото гаилә архивыннан алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: