Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

РФ Мәгариф министрлыгында мәктәпләрне карантинга ябу критерийлары турында сөйләделәр

Мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко белдергәнчә, Россиянең 36 субъектында коронавирус буенча — 126, ОРВИ буенча 60 мәктәп карантинга ябылган.

Мәктәпләрне карантинга ябу критерийларын Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) табиб-инфекционистлары билгели. Бу хакта РИА Новости агентлыгы мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушкога сылтама белән хәбәр итә.

«Әлеге критерийларны инфекционистлар, Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) төбәк идарәләре табиблары билгели. Аерым бер коллективта, бер учреждениедә авыручылар саны буенча чик күрсәткечләре бар. Алар нигезендә теге яки бу учреждениенең эшләве буенча нинди карар кабул ителәчәге билгеләнә», - диде Глушко «Россия 24» телеканалы эфирында мәктәпнең нинди критерийлар нигезендә карантинга ябылырга мөмкин икәнлеге турында сорауга җавап биреп.

Аның сүзләренчә, Россиянең 36 субъектында коронавирус буенча — 126, ОРВИ буенча 60 мәктәп карантинга ябылган.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X