Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

РФ Хезмәт министрлыгы эшләми торган көннәргә хезмәт хакын исәпләү тәртибен аңлатты

Эшләми торган көннәр Россиядә яңа типтагы коронавирус таралуны булдырмас өчен игълан ителде.

Россиядә игълан ителгән эшләми торган көннәрдә эшләрен дәвам итүчеләр хезмәт хакын арттырылган күләмдә түгел, гадәттәгечә алачак. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип хәбәр итә ТАСС.

Ведомствода аңлатуларынча, эшләми торган көннәр эшләми торган бәйрәм көннәре дә, ял көннәре дә булып тормый. Нәкъ менә шуңа күрә эшне дәвам итүчеләр өчен түләү күләме үзгәрергә тиеш түгел.

Шул ук вакытта эш бирүче 4-30 апрель чорында хезмәт хакларын мөстәкыйль рәвештә арттыра ала.

Хезмәт хакын саклау белән бәйле эш көннәре Россиядә яңа типтагы Сovid-19 коронавирусы таралуны булдырмас өчен игълан ителде.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X