Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Республикада беренче урында

Ел саен октябрьнең икенче якшәмбесендә районның юл хезмәте коллективы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Аксубай юлчылары быел Аксубай-Федоровка юлын төзеделәр.

«Татавтодор»ның Аксубай филиалы эше – һәркемнең күз алдында. Бу предприятие хезмәткәрләренең эше алга китүгә юнәлтелгән. Алар яңарту, яхшырту таләп ителгән урыннарда эшлиләр.

Рейтинг нигезендә, республика буенча Татавтодор филиаллары арасында Аксубай участогы беренче урынны алып тора. Һөнәри бәйрәм алдыннан башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау кабул ителгән.

– Узган ел белән чагыштырганда, үзләштерелгән акча күләме 20 процентка артты, – дип билгеләп үтте предприятие җитәкчесе Фәнис Сафин. – Аксубай районы буенча 320 миллион сум тәшкил итте.

Быел һава шартлары юлчылар өчен уңай булды. Сезон эчендә Аксубай – Федоровка юлының 5 километры ремонтланды, Түбән Татар Майнасы автомобиль юлына (1,2 км.) капиталь ремонт ясалды, безнең район территориясендә Кузайкино – Нурлат юлының 2 километры нигезле төзекләндерелде, 5 километр озынлыгында Аксубай – Яңа Ибрай автомобиль юлына асфальт юл түшәлде.

Моннан тыш, Татавтодорның Аксубай участогы торак пунктның юллар челтәрен яхшырту, ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча республика программаларында катнаша, соңгысы өчен халык ихлас рәхмәт белдерә. Ел дәвамында юлчылар 310 километр юлга хезмәт күрсәтәләр.

Һөнәри бәйрәм алдыннан 9 ай нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан, Татавтодор җитәкчелегеннән Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Алар арасында Николай Мельников, Фазыл Сафин, Рамил Галимов, Павел Писарев, Денис Пименов, Вера Белова, Айрат Әхмәтҗанов, Ринат Кәлимуллин да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X