Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Республикада 41 район язгы кыр эшләрен башлап җибәргән

Зәй һәм Тәтеш районнарында уҗымнарны эшкәртү инде төгәлләнгән.

Татарстанда язгы кыр эшләрен башлап җибәргән районнар саны 41гә җитте. Быел яз иртә килү сәбәпле, кырлардагы уҗымнарны тукландыру эшләренә авыл хезмәтчәннәре иртәрәк кереште.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте китергән исемлектә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Пиртәч, Балык Бистәсе, Тукай, Әлки, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Кукмара, Саба, Спас, Теләче һәм Чирмешән районнары бар.

Бүгенге көндә уҗымнар — 162,1 мең гектарда (барлыгы 486,7 мең гектар), ә күпьеллык үләннәр 50,1 мең (барлыгы 484,1 мең гектар) гектарда эшкәртелгән.

Зәй һәм Тәтеш районнарында бу төр эшләр инде төгәлләнгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев