Аксубаево
  • Рус Тат
  • Республика көнен уңышлар белән каршы алабыз

    ТР икътисадының һәр секторы Республика көненә үз нәтиҗәләре белән килә.

    Безнең район бәйрәмне нинди күрсәткечләр белән каршы ала? Безнең Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов белән традицион  әңгәмәбез шул хакта.

    – Район һәр ел саен үзенең күрсәткечләрен яхшырта, төзекләнә, төзелә, – дип сөйли Камил Камал улы. – Авыл хуҗалыгы районы буларак, беренче чиратта икътисадның әлеге секторы күрсәткечләрен билгеләп үтәргә кирәк.

    Безнең районга көчле инвесторлар килде, кече хуҗалыклар уңышлы эшли, яңа крестьян-фермер хуҗалыклары ачылды. Еллар дәвамында эшләп килгән КФХлар үзләренең базаларын ныгыталар, яхшы продукция бирәләр, аларның кайберләрен (продукция җитештерү һәм биләгән җир мәйданнары буенча) элеккеге зур булмаган колхозларга тиңләргә була.

    Хәзерге вакытта бөртекле культураларны җыеп алу азагына якынлашып килә. Район буенча уртача уңыш гектарыннан  27 центнер тәшкил итә. Бу яхшы күрсәткеч. Билгеләп үтәргә кирәк, югары уңышка без зур эш күләме башкарып ирештек – чәчүне иртә срокларда тәмамладык, барлык агрочараларны да белеп кулландык.

    Техникалар әзерлеген дә билгеләп үтәргә кирәк. Комбайннар җентекле ремонт үтте, тырыш, уңган механизаторлар белән тулыланды. Кыр хезмәтчәннәре кайнар аш белән тәэмин ителә, басуларда ремонт бригадалары кизү тора, янгын иминлеге саклана.

    Оештыруга бәйле барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән. Моны район кырларын вертолеттан карап үткән, район белгечләре һәм механизаторлары белән очрашкан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готоф улы Әхмәтов та билгеләп үтте һәм  уңышны җыеп алу һәм көзге культуралар чәчүгә кагылышлы югары бәя бирде.

    Монда шуны әйтеп үтәргә кирәк, бөртеклеләрне урып-җыю белән бергә, барлык технологияләрне кулланып, көзге культураларны чәчү югары темпларда алып барыла. Планлаштырылган  14260 гектар мәйданның  5500  гектардан артыгына көзге культуралар чәчелгән инде.

    Сүз уңаеннан, көзге культуралар шунысы белән үзенчәлекле, аларның уңышы яхшы. Шуңа да хуҗалыклар көзге культуралар игүгә өстенлек бирәләр. Көзге культуралар, чәчү әйләнешен исәпкә алып, яхшы әзерләнгән туфракка, кара һәм сидераль пар җирләренә чәчелә.

    Соңгы елларда хуҗалыкларда орлыклык материалга аерым игътибар бирелә. Аграрчылар, күчмә һәм иминият фондларын исәпкә алып, үзләрен  үзләре орлык материалы белән тәэмин итәләр. Тырыш һәм фидакарь хезмәтләре өчен механизаторларга, комбайнчыларга, белгечләргә рәхмәт әйтәсе килә.

    Агросәнәгать комплексының уңышлы эшендә инвесторларның һәм урыннардагы агрофирма җитәкчеләренең дә тырышлыгы зур. Бу Рәис Сөләйманов җитәкләгән “Агроинвест“ УК ЯАҖ, аның райондагы бүлекчәсе – “Аксу Агро“ ҖЧҖне Солтан Шәйхуллин җитәкли. Агрофирманың эшчәнлеге күпкырлы.

    Агрофирмада сөт җитештерүгә зур игътибар бирелә,  алар үзләрен азыклар белән тәэмин итәләр, бөртекле-кузаклы культуралардан яхшы уңыш алалар. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясе базарында таләп зур булган техник культуралар – шикәр чөгендере, көнбагыш һ.б. игәләр. 

    Быел безгә тагын бер инвестор – Азат Җиһаншин җитәкләгән “Татагролизинг“ килде. Алар “Вамин“ның элеккеге хуҗалыкларының бер өлешен алдылар һәм “Восходящая заря“ ҖЧҖнең Әсгат Габдуллин  җитәкчелегендәге “Аксубай“ филиалын оештырдылар.

    Чәчү эшләренә керешкәнче үк агрофирмада барлык оештыру мәсьәләләрен хәл иттеләр, техниканы әзерләделәр. Чәчүне уңышлы башкардылар, урып-җыюда да яхшы эшлиләр. Сөт җитештерүдә дә югары нәтиҗәләргә ирешәләр.

    “Волга-селект“ компаниясе дә шулай ук безнең районда ныклы урнашты. Бу агрофирма нигездә югары маржиналь культуралар игүгә өстенлек бирә. Яңа технологияләр кулланып,  әлеге культуралардан яхшы уңыш ала.

    Фәрхат Аюпов җитәкчелегендәге Аксубай универсаль технологияләр техникумын аерым билгеләп үтәсе килә. Техникум күппрофильле, ул район өчен генә кадрлар әзерләми, белгечләргә республикада да таләп зур.

    Моннан тыш, безнең техникум игенчелектәге күрсәткечләр буенча лидер. Студентлар белемнәрен хезмәттә ныгыталар. Шуңа бәйле хуҗалыклар әзерлекле кадрлар белән тәэмин ителә.

    Иван Шугаев җитәкләгән “Актай“ ҖЧҖ дә уңышлы эшли. Хуҗалык, игенчелек һәм терлекчелектән тыш, нәселле атлар асрау белән  шөгыльләнә. Агрофирма атлары республикада, ил күләмендә призлы урыннарны яулыйлар.

    Әхнәф Сөниев җитәкләгән “Аксубай“ ҖЧҖдә оптимальләштерү үткәрделәр. Хуҗалык сөт җитештерү юнәлешен саклап калды. Монда сөтчелек хуҗалыгы продукциясен күтәрү һәм яхшыртуга бөтен көчләрен куялар.

    Җәмил Сөләйманов җитәкләгән “Сөлчә“ ҖЧҖ, Алексей Чукин җитәкчелегендәге “Колос“ ҖЧҖдә дә эшләр уңайлы бара.

    Илфат Галлямов җитәкчелегендәге “Агрохимсервис“ ҖЧҖ  әче туфраклы басуларга известь кертүне гамәлгә ашыра. Әйтергә кирәк, алар күрше районнарда да эшлиләр.

    Соңгы 6-7 елда районда крестьян-фермер хәрәкәте үсеш алды. Районда 30 дан артык гаилә фермасы бар.

    Бу еллар эчендә кайбер КФХлар, өстәмә фермалар, цехлар төзеп һәм терлекләр баш санын күбәйтеп, җитештерү күләмен берничә тапкырга арттырдылар. Монда булдыклы җир хуҗалары Ильяс Сөләймановны, Петр Погодкинны, Марат Сафинны, Валерий Сапеевны билгеләп үтәсе килә.

    Яшьләр дә читтә калмыйлар. Үз эшләрен яңа башлаган яшьләр Григорий Маланчев һәм Мансур Сыраевларның инициативасын  район теләп хуплады. Аларның һәркайсы  “Яңа эш башлаган фермер“ программасы буенча өч миллион сумга якын грант отты.

    Авылда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм программасы да уңышлы гына эшли. 2015 елдан алып үткән  елга кадәр сөт юнәлешендәге 47 мини-ферма сафка баскан.

    Шулай ук  Аксубай сөт заводының үз эшен кабаттан яңартуын билгеләп үтәсе килә. Быел монда 100 миллион сумлык инвестиция кертелде, предприятиедә 75 эш урыны пәйда булды.

    Анатолий Самаренкинның гөмбә үстерү КФХсы өстәмә корпусны куллануга тапшырырга әзерләнә. Монда  20 тоннага кадәр гөмбә җитештереләчәк. Эш урыннары 50 дән дә ким булмаячак.

    – Камил Камал улы, инвестиция һәм эшкуарлык мәсьәләләренә кагылганбыз икән инде, тулаем районда инвестиция мохиты нинди?

    – Районда эшмәкәрлек өчен барлык шартлар да тудырылган. Районда эшкуарлыкның 550 субъекты эшли. 2018 елның беренче яртыеллыгында аларның саны 36 га артты.

    Районда “Гарант“ сәнәгать мәйданчыгы үз эшен уңышлы гамәлгә ашыра. Монда  алты юнәлеш буенча 3 резидент эшли.

    Элеккеге ПМК базасында җитештерү территориясе оештырылган, биредә  7 кече бизнес субъекты 10 юнәлеш буенча эш алып бара.
    СК “Премьер-Сити“ ҖЧҖ бетон һәм тимер-бетон әйберләре җитештерү заводын төзүне актив алып бара. Бирегә 150 миллион сумнан артык инвестиция юнәлдереләчәк һәм 30 эш урыны булдырылачак.

    Агымдагы елда “Аксубай райпосы“ кулланучылар кооперативы булдырылды, ул  авыл хуҗалыгы продукциясен һәм чималын хәзерләү, халыкка күчмә хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен үз өстенә ала.

    Ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнергә җыенмыйбыз, башка инвесторлар белән сөйләшүләр алып барабыз. Үз эшләрен яңа башлаган эшмәкәрләр өчен барлык хезмәтләрнең дә ишекләре аык, без барысына да ярдәм итәргә әзер.

    – Камил Камал улы, районда күләмле төзелеш эшләре дәвам итә, социаль-мәдәни объектлар яңартыла. Инфраструктура танып булмаслык итеп үзгәрде. Шул хакта берничә сүз әйтеп үтсәгез иде...

    – Узган елларда һәм быел зур эшләр башкарылды. Районда бөтен программа да гамәлдә. Актив төзелеш эшләре алып барыла, бу эшләр ахыр чиктә аксубайлыларның тормышын яхшы якка үзгәртәчәк, район исә тагын да ямьләнәчәк.

    Объектларның күбесе кулланылышка тапшыруга әзер. Барлык төзелеш эшләре график буенча бара, быел тапшырылырга тиешлеләре халыкны сөендерәчәк. Барлык мәктәпләр, балалар бакчалары кабул итү комиссиясе аша үтте һәм балаларны кабул итүгә әзер.

    Ә Иске Ибрай мәктәбендә күләмле  капиталь ремонт үткәрелде, Аксубай универсаль технологияләр техникумында зур төзекләндерү эшләре бара. Монда тулай торакны тулысынча үзгәртеп корачаклар.

    Чуаш Енорускиносы авылында Күп функцияле социаль-мәдәни объект үз ишекләрен ачарга әзер, Шәрбән авыл клубында капиталь ремонт төгәлләнгән. Иске Ибрай һәм Иске Кыязлы авыл мәдәният йортларында ремонт эшләре этаплап алып барыла.

    Район үзәк хастаханәсендә күләмле үзгәртеп кору эшләре, Такталыда ФАП төзелеше бара.
    Урмандеево авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы ишекләрен ачарга әзер.

    Сабан туе территориясен төзекләндерү эшләре дә этаплап алып барыла. Монда асфальт җәелде Чаңгы базасы ачылуга әзер Һәм аксубайлылар быел үзләренең кышкы ялларын биредә оештыра алачак.

    Иҗтимаги киңлекләрне үстерү программасы кысаларында ТРның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев исемендәге сквер төзелеше азагына якынлашып килә. Әйтергә кирәк, бу программа буенча без ничә ел рәттән район үзәген төзекләндереп киләбез, эшләр киләсе елда да дәвам итәчәк.

    Авыл хуҗалыгы секторында да төзелеш эшләре бара. Монда  фермерларның сыер абзарларына капиталь ремонт ясала, шулай ук сенаж базы төзелә.
    Чистарту корылмаларында да эш дәвам итә, су белән тәэмин итү, үзәк коммуникация системалары модернизацияләнә.

    Су белән тәэмин итүне яхшыртуга бәйле эшләр районның кайбер торак пунктларында да алып барыла. Район үзәгендә һәм шулай ук торак пунктларда урамнарны яктырту программасы гамәлгә ашырыла.

    Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау эшләре төгәлләнеп килә. Юллар безнең өчен зур билгеләнешкә ия объектлар. Аксубайлылар һәм кунакларның ихтыяҗларын канәгатьләндереп, бу юнәлештә дә бик күп эш башкарыла.

    Сосновка юнәлешендә юл төзелеше эшләре дәвам итә. Яңа Кыязлы авылы юлына вак таш салыначак.  

    “Урам юллары челтәрләрен ремонтлау“ программасы кысаларында район үзәгенең күп кенә урамнарына вак таш яки асфальт салынды. Бу эшләр районның торак пунктларында да алып барыла. 

    Тулаем 2020 елга районның барлык торак пунктларын каты түшәмәле юллар белән тоташтырырга дигән максат куйдык һәм  без аны башкарып чыгачакбыз.
    Аңлап якын килгән һәм ярдәм күрсәткән Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, ТР Хөкүмәтенә рәхмәт әйтәсе килә.

    Шулай ук эшне сыйфатлы башкарганнары өчен төзүчеләргә дә.Район  Республика көнен яхшы казанышлар белән каршылый дип әйтәсе килә. Әмма киләчәккә бурычларыбыз да җитәрлек һәм без аларны, һичшиксез, үтәячәкбез.

    Фото Людмилы Жареновой
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: