Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Республика бәйгесе лидеры булды

Яңа Тимошкино мәктәбе укучысы Евгений Ярославлев «Без Россия гражданнары» дип исемләнгән балалар һәм яшьләр арасында үткәрелгән республика иҗади бәйгесе җиңүчесе булды.

«Йөрәгем һәм шигырьләрем белән сайлыйм» номинациясендә ул «Мин – үз илем гражданы» дигән шигырь сөйләде. Жюри әгъзалары егетнең сәләтен лаеклы бәяләде. Укытучысы Нина Тербукова  белән эшне бәйгегә җибәргәндә, җиңү турында уйламаганнар да.

Әмма ул республикада иң яхшылар арасында булды. Ә Евгенийның  икенче номинация өчен ясаганрәсеме  районда беренче урынны алды. Беренче призерны бүләкләү тантаналы мохиттә узды.. Җиңүчегә истәлекле бүләк тапшырырга, аны зур уңыш белән котларга мәктәпкә бәйгене оештырган ведомство вәкиле – үзәк сайлау комиссиясенең территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина килде.

Ул чын күңелдән Евгенийны иҗади уңышлары белән котлады, аңа Җиңүче Дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. – Алга таба укуыңда һәм иҗатта уңышлар сиңа, – диде ул. – Мондый сәләт һәм хезмәт сөючәнлек булганда, син үзеңнең  лаеклы юлыңны табарсың һәм киләчәктә дә үз мәктәбеңне, әти-әниеңне данларсың дип өметләнәбез. 

Евгений тугызынчы сыйныфта укый. Педагоглар сүзләренә караганда, кызыксынучан максатка ирешүдә үзсүзле, әдәби әсәрләр укырга ярата. Укуда да алдынгылардан санала. Ул -фән олимпиадаларында, бәйгеләрендә даими катнашучы. Ә киләчәк тормышка аның якты планнары бар.

Фото Яңа Тимошкино мәктәбе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев