Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ренат Тимерҗанов: “Кайбер мәсьәләләрне урында чишеп була“

    Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов Аксубай районында гражданнарны һәм юридик затларны кабул итте.

    Очрашудан соң ул безнең хәбәрчебез белән әңгәмә корды.

    – Ренат Зәки улы,  канун – бәхәссез дөреслек, әмма аны барыбер бозалар. Сезгә хокукларын яклауны сорап кемнәр күбрәк мөрәҗәгать итә – гражданнармы әллә юридик затлармы? Һәм кайсы өлкәдә канун бозулар күбрәк?

    – Сез үзегез бүген кабул итүдә катнаштыгыз һәм федераль инспекторга мөрәҗәгать итүчеләрне күрдегез. Соңгы вакытта ешрак җир мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итәләр.

    Үзвакытында – совет һәм советтан соңгы чорларда бу мәсьәләгә гражданнар да, хезмәткәрләр дә җиңел караган – тиешле ведомстволар хезмәткәрләре документларны рәсмиләштерүдә тирәнтен эш итмәгән.

    Кайбер очракларда моны канун бозу дип әйтеп булмый – бу документларны рәсмиләштерүгә җиңеләйтелгән караш булган. Шуңа күрә, барысы да нигезле булсын өчен – моны юридик яктан дөрес итеп башкарырга кирәк.

    – Кабул итүгә килгән гражданнарга һәрвакыт нәкъ менә федераль инспектор ярдәме кирәкме?

    – Күп кенә мәсьәләләрне урында ук чишеп була. Бүген кабул итүгә сезнең район кешесе килде – ханымның кулында тиешле органнар һәм структуралар башкарырга  тиешле хөкем карары бар.

    Әмма гамәлдә, бу органнар һәм структуралар көч түгеп тормыйлар, граҗданнарга аларның хокукларын, нәрсә эшләргә кирәклеген тиешенчә аңлатмыйлар, ә бит бу аларның вазифаларында каралган эш.

    Аннан тыш, мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатып кына калмыйча, канун нигезләре турында гына түгел, конкрет мәсьәлә буенча ничек эш итәргә кирәклеген дә төшендерергә кирәк.

    – Мөрәҗәгать итүчеләрнең мәсьәләләре ничек чишелә?

    – Килеп ирешкән барлык сораулар да эшкә кабул ителә һәм дәүләт хакимиятенең тиешле органнарына юнәлтелә. Монда шуны аңларга кирәк. Безгә “Хезмәт ветераны“ исемен ала алмаган авыл хезмәтчәне килде. Ул инде күп еллар төрле инстанцияләргә язып караган.

    Бу очракта җирле органнар аңа конкрет ярдәм күрсәтергә, кеше чынлап та бу исемгә лаек икән – булышырга, юк икән – вакытын сарыф итеп, төрле инстанцияләр буенча йөрмәсен, хатлар язмасын, юкка өмет итмәсен дип тәфсилләп  аңлатырга тиешләр.

    Ведомстволар һәм структуралар бусагаларын таптап, кешеләр хакимияткә ышанычларын югалталар. Кабул итүдә бирелгән бөтен сорауларны без РФ һәм ТР кануннары нигезендә тикшерәчәкбез һәм  аларга җаваплар тиешле срокларда юлланачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: