Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Регистратура, табиб кабинетлары һәм функциональ диагностика – көпчәкләрдә поликлиника Аксубай районына килеп җитте

Аксубай районын да шулай ук зоналарга бүлделәр. Беренче атнада мобиль поликника МЮД поселогында эшли һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләрне кабул итәчәк. Модульне фельдшер-акушерлык пункты территориясенә чак урнаштырдылар, аны «КамАЗ» машинасы тагып йөртә.

Поликлиникага тотынгычлы баскыч буйлап күтәреләсең. Менеп җитүгә үк – регистратура.

Мобиль поликлиника эше белән мине төркем җитәкчесе Ильфак Ярмиев таныштырды.

Табиблар эше гадәти поликлиникадагы эш шартларына максималь якынайтылган, заманча җиһазландырылган – компьютерлар, оргтехника, УЗИ аппараты, эш ЕИС (Бердәм мәгълүматлар системасы) системасы аша оештырылган.

– Безгә ярдәмгә ике фельдшер эшли. Пациент мобиль поликлиникага кабул итүгә эләккәнче, аны үз табибы караган булырга тиеш, чөнки без диспансерлаштыруның икенче этабын алып барабыз. Кабул итү шартлары шул ук, әгәр кеше РКХгә килгән икән, аның кулында анализлар, биохимия, ЭКГ, флюорография булырга тиеш, – дип шәрехләде Ильфак Илдус улы.

Доктор аңлатканча, әгәр дә мобиль поликлиника пациентына ашыгыч ярдәм таләп ителә икән – аның өчен район үзәк хастаханәсенә һәм республика клиник хастаханәсенә “яшел юл” ачык.

Тар белгечле докторларның һәркайсы кулына фельдшерлар әзерләгән пациентларның исемлеге бирелә – кабул итүгә 20 кеше (сүз уңаеннан, бу РКХдә пациентларны кабул итү стандарт нормасыннан күпкә артык). Пациентлар саны да арта – кирәк булганда табиб башка белгечтә тикшеренүне билгели ала. Бу, һәр көнне кабул итүгә кадәр – өч сәгать һәм кабул иткәннән соң өч сәгать юлда булган табиблар өчен бик зур йөкләнеш (табиблар һәр көнне Казаннан автобуста киләләр).

Мобиль кабул итү бүлмәсенең эше турыдан-туры үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге һәм җирле хакимият белән үзара хезмәттәшлеккә бәйле – чөнки мобиль комплексны урнаштырырга гына түгел, ә аңа электрны тоташтыру һәм теге яки бу табиб күрсәтмәләре нигезендә пациентларны карау системасын тулысынча төзергә кирәк. Табиблар бригадасы өчен ике тапкыр туклану (иртәнге һәм төшке аш) җайга салынган.

Бу гына да түгел, күчкән вакытта һәм комплексны урнаштырганда, мобиль бригадага беркетелгән механик, электрик һәм компьютерда эшләүче дә эшкә алына. Төркем җитәкчесе, күчкәндә медицина җиһазларын һәм приборларын ташу һәм аларны саклауның ничек тәэмин ителүен күрсәтте, чөнки теләсә кайсы медтехника, бигрәк тә югары технологияле составлы приборлар тышкы факторларга үтә дә сизгер. Ташыганда өстәмә сакланыш өчен барысы да сугылудан саклагыч махсус чемоданнарга җыела. Алар да үз чиратында каешлар белән комплекс стеналарына беркетелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев