Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рәҗәб ае һәм аның фазыйләтләре 

7 март көнне ахшам намазыннан соң ислам дөньясында дүрт изге айларның берсе булган - Рәҗәб ае башланып китәчәк. Рәҗәб ае – Рамазан аена әзерлек аеның берсе.

Бу айның беренче җомгасы - Рәгаиб кичәсе көне, кичәсе - җомга алдындагы көн. Ислам динендә кичә көндездән алда бара, чөнки кояш баеганнан соң икенче көн башлана. «Рәгаиб» дигән сүз гарәп телендәге «рәгабә» фигыленнән алынган, ягъни «нәрсәнедер теләү, шул теләгәнеңә ирешү өчен тырышу» мәгънәсен бирә. Шәргый яктан караганда, бу рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе белән әнисе никахлашкан көн.  

Күп кеше шушы кичәдә нишләргә дигән сорау бирә. Бу көнне догада булып, намазлар укып, садака биреп үткәрү мәслихәт. Гомумән, бер көндә дә гыйбадәтләребезне киметмик. Аеруча шушындый мөбарәк кичәләрдә нәфел гыйбадәтләребезне арттырыйк. Аллаһы Тәгалә каршында иң сөекле гыйбадәт – кыска, әмма дәвамлы булганы.
Рәҗәб ае –Аллаһы Тәгалә тарафыннан кан коюлар, низаглар тыелган дүрт айның берсе. Бу айда кылынган начар эш Аллаһ каршында башка вакытта кылынганнан начаррак, чөнки Аллаһы Тәгалә ул айны хөрмәтләгән.

Рәҗәб аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләребез өчен Аллаһы Раббыбыз савапларны безләргә арттырып бирәчәк. Бу айда сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу, “Ихлас” сурәсен ешрак уку – күркәм гамәл.

Рәҗәб ае тагын бер мөбарәк кичә белән бизәкләнгән. Ул –  Мигъраҗ кичәсе. Рәҗәб аеның 26 нчы көненнән егерме җидесенә каршы кичтә була торган кичә. Быел ул  2 нче апрельгә туры киләчәк. “Мигъраҗ” күккә ашу дигән мәгънәне аңлата һәм бу кичә Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышында олуг могҗиза булып санала. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм җәннәт, җәһәннәм галәмәтләрен күрә. Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешә

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Рәҗәб - Аллаһның ае. Әгәр бер кеше Рәҗәб аенда ураза тотса, Аллаһы Тәгалә савабын арттырыр». Шуңа күрә Рәҗәб аенда тоткан ураза аеруча әһәмияткә ия. .Ошбу айның тагын бер фазыйләте – бу айда догалар өйрәнү бик җиңел бирелә. Бу турыда мин олы яшьтәге кешеләрдән дә күп тапкыр ишеткәнем бар. Аллаһы Тәгалә безгә әлеге айның фазыйләтләрен тиешле дәрәҗәдә олылап, тыелган гамәлләрдән читтә торырга ярдәмнәрен биреп, изге эшләр өчен савапларны күп тапкыр арттырып язып, Үзенең рәхмәтенә, рәхим-шәфкатенә ирешү белән бүләкләсә иде.

Материалны  Иске Ибрай авылы мәчете Равил хәзрәт Камалетдинов әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев