Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

"Раздолье" да язга әзерләнәләр

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы сезонга әзерлек бара.

Машина-трактор паркларында авыл хуҗалыгы машиналарын, агрегатларны ремонтлыйлар. Басуга чыкканчы техника әзер булырга тиеш. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре катнашындагы комиссия техниканың кышкы саклауга куелышына һәм «Раздолье» ҖЧҖнең «Луч» бүлекчәсендә ремонт эшләренең оештырылуына яхшы бәя бирде.

Уртак нәтиҗәдә һәр хезмәт кешесенең өлеше бар. Алар арасында гараж мөдире Сергей Мельников, механизатор Федор Назаров, эретеп ябыштыручы Виталий Шакмаков та бар. Алар – тәҗрибәле, җаваплы кешеләр. Белгечләр авыл хуҗалыгы производствосында берничә дистә ел эшлиләр инде. Һәркем үз урынында үз эшен намус белән башкара. Барысы бергә уртак нәтиҗәгә эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев