Аксубаево
  • Рус Тат
  • Районыбыз тыныч йокласын өчен

    Аксубай полициясе хезмәткәрләре гарнизон разводын үткәрделәр.

    Бу юлы ул ДНД әгъзалары белән генә түгел, район территориясендә хезмәтне алып баручы шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре белән дә үтте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге хезмәтләре һәм бүлекчәләренең автомобильләре дә сафка тезелеп бастылар.

    Полиция начальнигы урынбасары Владимир Семенов район буенча оператив хәлне җиткерде. Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең өлкән оперуполномоченные Илнур Сафин эзләнелә торган гражданнар турында мәгълүмат җиткерде.

    – Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлек хезмәткәрләре ДНД әгъзалары, саклау предприятиеләре белән берлектә муниципаль берәмлек территориясендә криминаль хокук бозулар  булдырмас өчен  хезмәт итә, - дип билгеләп үтте гарнизон разводына килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров.

    Ул район территориясендә җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашкан район гражданнарына – Аксубай РУПСы хезмәткәре Владимир Крайновка, «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге шоферы Марат Фәтхуллинга рәхмәт белдерде һәм аларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы  бүлегенең  һәм Башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

    Район территориясендә җәмәгать тәртибен тормышка ашыруда Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлегенә ирекле халык дружинасы әгъзалары зур ярдәм күрсәтәләр.

    Бүгенге көндә аның сафларында 116 кеше, район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары, авыл җирлекләре хезмәткәрләре бар. Гарнизон разводында 16 дружинникка  таныклык тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: