Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районның терлекчелек тармагындагы уңышлары

2019 елның 10 аенда районда 23276 тонна сөт җитештерелгән.

Бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләренә карата 101 процент тәшкил итә. 2135 тонна ит җитештерелгән (2018 ел дәрәҗәсенә карата 104 процент). Район буенча уртача тәүлеклек үсеш 672 грамм тәшкил иткән. Шулай ук агымдагы елның 10 аенда 4686 баш мөгезле эре терлек үрчеме алынган (узган ел белән чагыштырганда 102 процент).

Бүгенге көндә сөтлебикәләрдән продукция алу район буенча бер сыерга 12,5 килограмм туры килә. Сөт савып алу буенча иң югары күрсәткечләргә Ильяс Сөләйманов КФХсы – 24,2 килограмм һәм “Аксу Агро” ҖЧҖнең сөтчелек комплексы – бер сыердан көнлек савым 15,7 килограмм ирешә.

Районда иң яхшы уртача тәүлеклек үсеш “Аксу Агро” ҖЧҖ терлекчеләренеке – 742 грамм. Бу – алдынгы технологияләрне, заманча азык катнашмаларын куллану һәм хезмәтне белеп оештыру нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев