Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районга сәламәтлек автопоезды килде

Тәгәрмәчле мобиль поликлиника район авылларында пациентларны ай дәвамында кабул итәчәк.

Күчмә мобиль комплекс бу атнада Иске Мокшинода эшли.

Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов сүзләренә караганда, мобиль комплекс икенче атнада – Иске Тимошкинода, өченче атнада – Иске Ибрайда, дүртенче атнада Савгач авылында урнашачак. Кабул итүне Республика Клиник хастаханәсе табиблары алып бара.

– Мобиль поликлиникага күчмә комплекс урнашкан авылларда яшәүчеләр генә түгел, шулай ук ВТЭК өчен тикшерү узарга кирәк булган, тар белгечләрдән консультацияләр алу киңәш ителгән районның һәр кешесе мөрәҗәгать итә ала, – дип шәрехләде район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов. – Моның өчен бары участок табибыннан юллама гына кирәк.

Сәламәтлек автопоезды районга инде икенче тапкыр килә.

– Бүген мобиль поликлиникада невролог, эндокринолог, офтальмолог, кардиолог эшли. Пациентларны кабул итүгә район хастаханәсе табиблары алдан язалар, – дип бүлеште эндокринолог, мобиль төркемнең өлкән табибы вазыйфаларын башкаручы Андрей Турунтаев.

Көн саен мобиль поликлиника табиблары 20 шәр кешене кабул итәләр, шул исәптән алдан мөрәҗәгать иткән табиб тикшерү билгеләгән пациентларны да. Шул рәвешле бер көн эчендә табиблар кулы аша 70 тән алып 100 гә кадәр кеше уза. Тик шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сәламәтлек автопоезды табиблары гына зур йөкләнеш белән эшләми. Республика белгечләре Аксубай район үзәк хастаханәсе табиблары һәм авыл фельдшерлары белән килешеп эшлиләр. Алар тикшерүнең беренче этабын үткәрәләр, автоклиникага кабул итүгә исемлекләр әзерлиләр. Сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны Зинаида Жукова да мобиль поликлиникага кабул итүгә үз чиратын көтте.

– Мондый поликлиникалар кирәк, һичшиксез, районга барыр өчен җыенырга, әзерләнергә кирәк. Поликлиникада табибка чират көтеп торасың, мине, мәсәлән, кан басымы еш борчый. Ә монда, тикшерендең һәм өйгә, – дип уртаклашты Зинаида Жукова.

Нигездә, мобиль поликлиникага кабул итүгә пенсионерлар килә, берәүләр – окулистка, башкалары эндокринологка. Гомумән алганда, авыл халкы медицина ярдәменең үзләренә килүе белән канәгать. Шулай ук мобиль поликлиникада УЗИ да эшләсен иде, авылга сәламәтлек автопоездыннан тыш, тәгәрмәчле даруханә дә килсен иде, дигән теләкләрен дә җиткерделәр алар. Соңгысы район үзәгеннән 30-40 километр ераклыкта яшәүчеләр һәм яшь буенча бу араны үтү кыенлык тудырган кешеләр өчен актуаль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев