Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районга куркыныч инфекцияләр үтеп керүгә юл куймаска

Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев рәислегендә Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Утырыш эшендә район башлыгы Камил Гилманов, район хезмәтләре һәм муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибендә – йогышлы авыруларга бәйле хәл. Бу мәсьәлә буенча мәгълүмат белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин таныштырды. Ул ассызыклап узганча, тулаем Россия буенча һәм Татарстанда куркыныч авырулар – кош гриппы, мөгезле эре терлекләрнең нодуляр дерматиты һәм ящур авыруы буенча хәл кискенләшә.

Нодуляр дерматит вакытында лимфа системасы зарарлана, терлекләр бизгәк тота, тире астындагы күзәнәкләр, эчке органнар җилсенә, шешенә, тиредә төерләр барлыкка килә, аларның күз, тын юллары, ашкайнату системасы зарарлана. Терлектә авыру башлануга аның аппетиты бетә, борыныннан соры төстәге лайла килә.

Районда терлекләрнең төп өлешенә бу авыруга каршы вакцина ясалган, әмма аның ягадан керү куркынычы бар.

Ящур – терлекләр һәм кешеләр өчен куркыныч булган вируслы авыру. Ул башка авырулар кебек үк икътисади яктан зур зыян сала торган афәт. Ул –терлекләр кырылуга, продуктлылыкны югалтуга, малларның авырлыгы кимүгә, үрчемгә зыян китерә.

Соңгы икесе республика территориясендә теркәлмәсә дә, район территориясенә инфекция үтеп керүдән саклану өчен кайбер чараларны күрергә кирәк. Иң мөһиме – әлеге авырулар буенча имин булмаган төбәкләрдән мал-туар сатып алмаска, сатучылардан ветеринария документларын тикшерергә. Комиссия көн тәртибенә куелган барлык мәсьәләләрне дә карады һәм тиешле карарлар кабул итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев