Аксубаево
  • Рус Тат
  • Районга кош гриппы килерме?

    Рәсми чыганакларга караганда, РФда кош гриппы буенча имин булмаган 30 учак теркәлгән.

    Югары патогенлы кош гриппы Буа, Мөслим һәм Чүпрәле районнарында табылды. Шуның белән бәйле рәвештә 8,5 мең каз һәм үрдәк юк ителүгә дучар булды – хуҗалыклар зур зыян күрде. Кош гриппы безнең районга килеп җитәргә мөмкинме, аннан ничек сакланырга – бу хакта район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Александр Мясников сөйли.

    – Кош гриппы – кошларның кискен йогышлы вирус авыруы, ул ашкайнату, сулыш органнарын зарарлый, үлемгә китерү белән аерылып тора.

    Авыру йоктыру юллары – азык яисә су, шулай ук авыру йоктырган кошлар белән турыдан-туры бәйләнеш. Табигый сулыкта яшәүче кыргый кошлар төп авыру таратучылар булып санала. Әлеге очракта бүген гражданнардан, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылардан, кошлар асраучы хуҗалыклар җитәкчеләреннән аерым уяулык таләп ителә.

    Саклану чараларын тайпылышсыз үтәү мөһим. Аерым алганда: кошларны тәрбияләү, асрау, сату санитар-гигиена, ветеринария-санитария кагыйдәләре һәм нормаларын үтәп гамәлгә ашырылырга тиеш; кыргый кошлар белән контактка керүне булдырмас өчен, йорт кошларының, аеруча да су кошларының ишегалдыннан читтә чыгып йөрүенә юл куймаска; кыргый кошлар, бигрәк тә су кошлары белән элемтәгә кермәскә; кошларны, азыкны, продукцияне санкцияле сәүдә урыннарыннан һәм ветеринария документлары булган очракта гына сатып алырга; кыргый кошларның азыклар сакланган һәм кошлар асралган урыннарга эләгүен булдырмаска, азыкларны ябык савытларда сакларга, азыктөлек калдыкларын кошларга салыр алдыннан кайнатырга кирәк.

    Кошларның күпләп үлүе ачыкланган очракта участок ветеринарларына мөрәҗәгать итәргә яисә 8 (843 44) 2-72-51 номеры буенча район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: