Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда юлларны ремонтлау һәм төзүгә 593 миллион сумнан артык акча тотылачак

Юлчыларның язгы-җәйге төзелеш сезоны автомобиль юлларын нормаль торышка китерүдән – ямаулы ремонт, юл буйларын планлаштыру, сигнал баганаларын алмаштыру, автотукталышларны буяу эшләреннән башлана.

«Татавтодор»ның Аксубай филиалы җитәкчесе Фәнис Сафин хәбәр итүенчә, 2021 елда Аксубай районы территориясендә юлларны ремонтлау һәм төзүгә 593 миллион сумнан артык акча тотылачак.

Бу ел планында Чистай-Аксубай-Нурлат-Түбән Татар Майнасы автомобиль юллары участогын ремонтлау дәвам ителәчәк, Аксубай-Федоровка автомобиль юлын (Кече Аксубайдан алып Яңа Тимошкинога кадәр), Чистай-Аксубай- Нурлат төбәк трассасының бер өлешен (66-68 километр) ремонтлау эшләре башланачак, Кузайкино-Нурлат юлында ремонт ясалачак (65-67 километр). Аксубай-Федоровка-Яңа Ибрай автомобиль юлын (Яңа Тимошкино-Иске Ибрай участогы) төзекләндерү төгәлләнәчәк.

Муниципаль юл программасы кысаларында быел шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Пушкин, Нефтьчеләр, Яшьләр, Тукай, Комлык, Каенлык урамнарында асфальт түшәләчәк, Полорусов Шелеби урамында вак таш түшәлгән юл пәйда булачак, Ерепкино поселогы юнәлешендә тукталыш павильоны урнаштырылачак. Кызыл партизан урамында яңа торба салып юл участогы төзекләндереләчәк. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Самаренкин, Каенлык, Ураков, Елга арты урамнарында һәм Иске Татар Адәмсуы авылының Үзәк урамына вак таш-комлы юл салу планлаштырылган. Район үзәгенең Совет һәм Ленин урамнарында да асфальт-бетон юл салу эшләре башкарылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев