Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда язгы ташуга һәм янгыннарга әзерлекне тикшерделәр

Өч көн дәвамында Аксубай районы территориясендә Бөтенроссия ведомствоара команда-штаб өйрәнүләре үтте. Әлеге укулар язгы ташу чорында суны аварияләрсез агызып җибәрү, шулай ук җирле пунктларны, икътисад объектларын, социаль инфраструктураны янгыннан саклау кебек сораулар белән бәйле иде.

 Сишәмбе көнне 6 сәгать 07 минутта Гадәттән тыш хәлләр комитеты әгъзаларының телефоннарына укулар башлану турында хәбәр килде. Комитетның  ашыгыч утырышында башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов рәислегендә су басу  чоры һәм янгын куркынычсызлыгы сезонында идарә органнары һәм Россия гадәттән тыш хәлләр системасы  көчләренең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Команда-штаб укуларының беренче көнендә без гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, аларны бетерү һәм җирле үзидарә органнарын янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү кебек сораулар буенча фикер алыштык.

- Район территориясендә “Югары әзерлек” режимы кертелә, - дип билгеләп үтте Анатолий Горбунов.

Утырышта Татарстан Республикасында Россия гадәттән тыш хәлләр системасының  функциональ һәм территориаль  системасында көндәлек идарә итү органнарының кизү тору сменаларын көчәйтергә кирәклеге турында фикер яңгырады. Шулай ук автоматлаштырган хәбәр итүнең ничек эшләгәнлеген тикшерделәр.  

Укуларның икенче көнендә  Кече Сөлчә елгасында су күтәрелү сәбәпле  Киса авылында су баскан 9 торак йортны (әлеге йортларда 36 кеше яши, шуларның 6 сы балалар)  коткару буенча күнегүләр үткәрелде. Социаль әһәмияткә ия объектлар һәм түбән сулы күперләр су басу зонасына эләкмәделәр. Хезмәтләр эвакуация чараларын үткәрү, эвакуацияләнгән халыкның тормышын тәэмин итүне оештыру эшләрен башкардылар. Горгаз артындагы Сөлчә елгасы ярында тәэмин итү шәһәрчеге оештырылды.

Районның гражданнар оборонасы җитәкчесе Камил Камалов шәхсән үзе  язгы ташу вакыты очракларына  җәлеп ителгән барлык хезмәтләрнең оператив рәвештә эшли алу сәләтләрен тикшерде. Халыкны азык-төлек, көкүреш  товарлары һәм авария-коткару формированиеләренең  штаттан тыш шәхси составын  азык-төлек  белән тәэмин итү, медицина, ветеринария, элемтә, газ, юл, энергетика һәм башка оешмаларның әзерлеге турында рапорт бирделәр.

Алар табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетергәндә, авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләр барышында ничек эшләүләрен күрсәттеләр.  Азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итүнең күчмә  пунктлары район халкын иң беренче чиратта кирәк булган  туклану продуктлары белән тәэмин итү буенча  әзерлеген күрсәтте. 

– Гомумән, Аксубай районы имин районнардан санала,  бездә су басу куркынычы янаган эре сәнәгать предприятиеләре дә юк, әмма без теләсә нинди гадәттән тыш хәлгә әзер булырга һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә тиеш, - дип билгеләп үтте районның гражданнар  оборонасы җитәкчесе Камил  Гилманов. У

кулар Аксубай урман хуҗалыгы территориясендә тәмамланды. Гражданнарның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә коры үлән яна башлауга нигезләнеп кереш инструктаж төзеделәр. Якынча мәгълүматләр буенча, янгын 2 гектар мәйданны биләп алган һәм алга таба 10 гектар мәйданны чолгап алу мөмкинлеге, шулай ук  җирле пунктларга күчү куркынычы да бар иде. 

Янгын таралу зонасына Югары Баланда авылының 12 йорты, 37 кешесе, шулай ук электр һәм газ үткәрү линияләре эләгергә мөмкин иде. Гадәттән тыш хәлләр комитеты утырышында якынча бурычлар куелды һәм район территориясендә “ Гадәттән тыш хәлләр” режимы кертелде. Аксубай районының торак  пунктларын, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын янгыннардан саклауга әзерлеген

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелеге туры эфирда бәяләде. Янгын сүндерү-коткару гарнизоны башлыгы Руслан Ибляминов Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгына район территориясе буенча килеп туган хәл турында да шәхсән үзе җиткерде. Республика ведомствосы районны алдына куелган бурычын яхшы үтәве турында  билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев