Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда язгы кыр эшләре башланды

Бу язда район игенчеләренә 27904 гектар мәйданда культураларны, шул исәптән 12894 гектарда күпьеллык үлән һәм 15010 гектар җирдә көзге бөртекле культураларны ашламалар белән тукландырырга туры киләчәк.

18 апрельгә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәглүматларга караганда, 6800 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр(план күрсәткеченең 53 проценты), 6100 гектардан артык җирдә көзге культуралар (планның 41 проценты) тукландырылды. 1300 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне, 800 гектарда – көзге культураларны, 2400 гектарда туңга сөрелгән җирләрне тырмалау үткәрелде. Язгы эшләр районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә башланып китте, тракторлар беренче булып өлгереп җиткән басуларга чыктылар. Кайбер урыннарда җир кибеп бетмәгән әле. 

 «Аксубай» агрофирмасында кампания башланганнан алып   күпьеллык үләннәр чәчелгән мең гектар җиргә (план буенча – 2460 гектар) ашлама керткәннәр, 600 гектарда көзге уҗымнарны ашламалаганнар (барлыгы 2200 га.). Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенең «Смена» бүлекчәсендә эшләр яхшы темпта бара. Бу бүлектә төп техник состав дистә еллар буена үзгәрмәде.

Механизаторлар - Яңа Аксубай, Азат, Киса халкы. Хуҗалыклар үзгәртеп корылды, инвесторлар, җитәкчеләр алмашынды, ә кыр хезмәтчәннәре бер дә үзгәрми – алар елның-елында сөрәләр дә, чәчәләр дә, уңышны да  җыеп алалар. Берничә көн элек алар үз тракторларын басуга алып  чыктылар. Тракторчы Вячеслав Ефимов күпьеллык үләннәрне тырмалауда мәшгуль.

Намуслы эшли, көн саен тиешле нормаларны башкара. Трактор хәрәкәт иткән вакытта тырманың  теше төшеп китәргә мөмкин, шуңа күрә аңа даими рәвештә тикшереп, вак-төяк ремонтка тукталырга туры килә. Без аны идарәче Виталий Варваркин белән бергә люцерна участогында (элеккеге дуңгыз комплексы янындагы территория) әлеге эш белән мәшгуль булган чагында очраттык. Механизатор эшен ул бик яхшы белә, чөнки өч дистә ел тракторда  эшли. – Барысы да әйбәт, эш план буенча бара, – дип белдерде ул, тыйнак кына елмаеп.

Ерак түгел туңга сөрелгән басуда Марат Сәлахетдинов техникасы эшли. Без килгәндә ул күтәренке кәеф белән җирне арпа чәчү өчен әзерли иде. Автомобиль юлының уң ягында да эшләр гөрләп бара. Биредә Анатолий Федоров үз тракторында туңга сөрелгән җирләрне тырмалый. Югарыда телгә алынган игенчеләрдән тыш, тиздән кыр эшләрен башкарырга Николай Ефимов, Сергей Яругин керешәчәкләр. Николай Бобов кукуруз чәчүгә әзерләнә. Владимир Яругин ашлама төяү белән шөгыльләнә, чәчү вакытында ул агрегатта чәчүче булачак. Ындыр табагында да киеренкелек көннән-көн арта бара. Машинист Владимир Федоров ярдәмчесе Валентина Черникова белән махсус агрегат ярдәмендә чәчү алдыннан ашлыкны агулыйлар.

 - Безнең механизаторлар җаваплы, ышанычлы хезмәткәрләр, – дип бәяләде Виталий Варваркин. Кырчылык хезмәтендә катнашучылар өчен төшке аш оештырылган. Тракторчы Вахит Галиев аны кырлар буенча таратып йөри, бу аның бердәнбер бурычы түгел - ул чәчүлек агрегатларын орлыклар белән тәэмин итәчәк. Бу көннәрдә бүлекчә хезмәткәрләре белән берлектә басуларда үзәк базадан механикалаштырылган звено эшли. – Механизаторларның һәркайсы зур тәҗрибәгә ия. Мондый тырыш коллектив белән чәчү эшләрен кыска агротехник срокларда төгәлләрбез дип өметләнәбез, - дип сөйли Виталий Варваркин.

 “Смена” бүлекчәсендә 2500 гектар чәчүлек җирләр бар. Шуның 250 гектарында көзге культуралар чәчелә. Быел уҗымнарның торышы әйбәт, димәк яхшы уңыш алуга өмет зур. 850 гектар җирдә күпъеллык үләннәр үстерелә, аның күпчелек өлешен люцерна биләп тора. 500 гектарда кукуруз игелә, бу елда 125 гектар беръеллык үләннәр, 350 гектар җирдә арпа, 130 гектарда солы үстереләчәк. Әлегә һава торышы да игенчеләр яклы, көннәр аяз тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев