Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда янгынга каршы катгый режи кертелде

Аксубай районы территориясендә янгынга каршы катгый режим кертелде.

Бу турыда чираттан тыш җыелышта гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең Аксубай һәм Нурлат муниципаль  районнары  буенча районара надзор бүлеге начальнигы  Рифат Юсупов җиткерде.Аның башлану датасы – 24 нче гыйнвар, тәмамлану датасы –12 февраль.

– Җыелышның башында: “Гыйнвар башыннан районда 3 янгын теркәлде, бәхетсезлеккә каршы  кеше үлеме белән тәмамланды, – дип  әйтеп узды  район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. 

– Без бүген әлеге ситуацияне ачыкларга һәм киләчәктә әлеге хәлләрне булдырмас өчен ашыгыч рәрештә  чаралар күрергә тиеш. Ул  Дәүләт янгын күзәтчелек хезмәткәрләренә полиция участоклары уполномоченныйлары белән берлектә  өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның яшәү урыннарын тикшерергә, шулай ук социаль яктан  адаптацияләшмәгән  гражданнарны һәм спиртлы эчемлекләрне күп кулланучыларны тикшереп чыгарга киңәш итте.

Шулай ук ул янгынга каршы профилактик чаралар үткәрергә, яшәү урыны буенча гражданнарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтергә кирәклеген искә төшерде. Әлеге чараларны районда үтә торган җыеннарда, листовкалар таратып үткәрергә мөмкин. Шулай ук җирле үзидарә башлыкларын үз территорияләрендә игътибарлы  булырга чакырды.

Узган елда Аксубай районы территориясендә 29 янгын очрагы теркәлгән, 3 кеше һәлак булды, травма алучылар юк. 5 янгын район үзәгендә, 24 янгын авыл җирлегендә булды. 

– Бу  елның  гыйнвар аендагы янгыннарна анализ ясаганда. 3 һәлак булучының 2 се алкоголь кулланган хәлдә булган. Һәлак булучылар 50 яшьтән алып 60 яшькә кадәр булган кешеләр. Өч янгын да иртәнге сәгатьләрдә килеп чыккан, – дип аңлатма бирде Рифкат Юсупов.

 Ул комиссиягә полиция,җирле үзидарә органнарын, Бөтенроссия ирекле янгын оешмасы профилактика инсрукторларын, ирекле янгыннан саклау  әгъзаларын, ДПО иминиятләштерү оешмалары әгъзаларын, Татарстан Республикасының казна учреждениесы хезмәткәрләрен җәлеп итеп профилактик группалар төзергә тәкъдим итте.

Профилактик группаларның җитәкчеләре итеп авыл җирлеге башлыкларын, идарә итү компания җитәчесен билгеләргә кирәклеген әйтте.Алар адресына килгән мәгълүмат буенча, теге яки бу кеше яши торган фондта янгын чыгу куркынычы барлыкка килгән очракта, алар планнан тыш рәвештә профилактик группаны җыярга һәм күрсәтелгән адрес буенча профилактик әңгәмә үткәрергә тиеш.

Җирле үзидарә башлыкларына янгын чыгу куркынычы булган куп фатирлы йортларда яшәүчеләргә һәм газ һәм электр белән тәэмин иту туктатылган  шәхси йортларда (фатир) инвентаризация үткәрергә кирәклеге әйтелде.

Аксубай янгыннан сак- лау гарнизоны начальнигы Руслан Ибляминов, 2018 елда, янгыннар булдырмау максатыннан, ышанычсыз гаиләләргә хәбәр җибәрүче приборлар куелды. Әлеге приборлар өйдә тәмәке төтене  генә булса да теләсә кайсы кешене көчле тавышы белән уятырга сәләтле.

Мондый приборларны район халкына да куярга киңәш итәләр. Бәясе 350 сумнан артмый, нәтиҗәдә кеше гомере сакланачак, дип аңлатты.

Җирле пунктларда һәм объектларда янгын куркынычы периоды булган очракларга әзерлек  максатыннан, янгыннан саклау бүлегенең шәхси составы су белән тәэмин итү чыганакларын тикшерде .Тикшерү нәтиҗәләре буенча, барлык чыганакларның  да күрсәткечләр белән тәэмин ителмәгәне, күп кар яуганнан соң юллар булмавы да ачыкланды. Җирле үзидарә башлыкларына әлеге кимчелекләрне бетерү буенча кисәтүләр ясалды.

Руслан Ибляминов әйтүенчә, һәр кеше үзе яши торган территорияне кайгыртырга тиеш, объектларда янгын куркынычсызлыгы очен җитәкчеләр җаваплы.
Комиссия утырышында, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, кешеләргә кар ишелү трагедиясен булдырмас өчен. түбәләрдән карларны чистартырга кирәклеген искәртеп үттеләр. Идарә итүче компанияләргә соңгы пунктны үтәргә һәм эшләнгән эш турында отчет бирергә кирәклеге әйтелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев