Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда янгында 4 кеше һәлак булды

2018 нче елда Аксубай муниципаль районында 29 янгын очрагы теркәлде.

Белем бирү, мәктәпкәчә һәм социаль-мәдәни билгеләнештәге учреждениеларда янгын очраклары теркәлмәде. Янгыннарның күп өлеше торак секторларда булган. 4 торак йорт һәм 14 ишегалды корылмасы юкка чыгарылган, 3 торак йорт һәм 8 ишегалды корылмасы зыян күргән.

Торак секторда янгыннардан матди зыян 1,5 миллион сум тәшкил иткән. Күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы урынбасары, эчке эшләр подполковнигы Рөстәм Гафиятов аңлатып узганча, торак секторда янгын чыгу сәбәпләре булып ут белән саксыз эш итү, тәмәке тартканда  җылыту миченнән һәм төтен чыга торган юлның төзек булмавы, электр җиһазын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм хәтта ут төртү санала. 

Янгыннар буенча Аксубай бистәсе (бер ел эчендә 5 янгын)лидерлар рәтендә, Урмандәй, Яңа Кармәт, Мюд авыл җирлекләрендә өчәр янгын очрагы теркәлгән. Ел башыннан бирле район территориясендә 4 янгын булды. Узган ел шул чор белән чагыштырганда 3 янгын теркәлгән булган. Гыйнвар-февраль айларында янгыннарда 4 кеше һәлак булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев