Аксубаево
  • Рус Тат
  • Районда туңга сөрү югары темпта бара

    Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, әлеге агрочара төп эшкәртү үткәреләчәк 45 мең гектардан артык мәйданның 38 мең гектарында (план күрсәткеченең 84 проценты) үткәрелгән.

    Аксубай техникумы туфракны көзен әзерләүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Аның кырларында җиде берәмлек туфрак эшкәртү техникасы эшләгән. Бу механикалаштырылган бригаданы эшне югары тизлек һәм сыйфатлы башкару аерып тора. Киләсе язда бу басуларда сабан бодае һәм арпа игеләчәк.

    Белгечләр раслаганча, туфракны вакытында эшкәртү көзге явым-төшем һәм язгы кар сулары туплануга ярдәм итә. Бу агрочара шулай ук чүп үләннәренә һәм чәчелгән культуралар авыруларына каршы көрәштә агротехник алым булып тора. Димәк, район басуларында яхшы уңыш көтәргә була.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: