Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда Троицаны бәйрәм иттеләр

Гадәт буенча Изге Троица көнендә Аксубай районында Троица күмәк күңел ачулары уздырыла.

Быел бу бәйрәм Иске Мокшино авылында, искиткеч аланда оештырылды. Әлеге матур урыннар һәм А.К. Самаренкин исемендәге төзекләндерелгән чишмә бөтен аксубайлыларга да яхшы таныш. 

Изге Троица – халык йолалары һәм чиркәү кагыйдәләре белән үрелгән православие бәйрәмнәренең берсе. Троица бәйрәме Тәңрене  өч халәттә – Ата, Ул һәм кешеләр җанын яктырту өчен Тәңре тарафыннан иңдерелгән Изге Рух халәтләрендә мактау бәйрәме. Бу көнне өйләрне һәм чиркәүләрне күңелләрне яңартуны гәүдәләндергән яшеллек белән бизәү хас. 

Иске Мокшинода уздырылган бәйрәм Мюд авыл җирлеге кешеләрен генә түгел, бөтен район халкын берләштерде. Бәйрәм өчен махсус Троица аланы ясалган, Иске Мокшино авылы чиркәве территориясе төзекләндерелгән. 

Бәйрәм белән котларга һәм кунакларны сәламләргә район башлыгы Камил Гилманов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, “КАМАЗ“ ПАО генераль директоры киңәшчесе, якташыбыз Анатолий Самаренкин, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР ЧММА рәисе Дмитрий Самаренкин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Таһир Хадиев һәм якташыбыз – Шамил Яһудин, Аксубай районы благочинные, православие чиркәве рухание, протоиерей Александр Качаев килделәр.

Район башлыгы Камил Гилманов бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп, бу авылда хезмәт сөючән һәм тату халык яши, дип белдерде.
– Бүгенге бәйрәм – бу халыкларны берләштергән, якынайткан сөенечле вакыйга, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Сезнең авыл үсә, ямьләнә. Ул яшәячәк, чөнки сезнең матур йолаларда яңа буын тәрбияләнә.

Троица күңел ачулары изге Троица көнендә безнең районда ел саен уздырыла, 16 ел элек аны Түбән Баланда авылында, аннары Кәкре Күл авылында уздыра башладылар. “КАМАЗ“ ПАО генераль директоры киңәшчесе Анатолий Самаренкин Иске Мокшино җирендә бу бәйрәмне уздыруга нигез салучы булып тора.

– Бала чакта, нәкъ менә бу урында, матур аланда Троица рус бәйрәмен, Уяв чуаш бәйрәмен уздыралар иде, алар якын-тирә авылларда яшәүче халыкны берләштерә иде. Шуңа күрә район җитәкчелеген безнең авылның престол бәйрәме – Изге Троица көнен Иске Мокшинода үткәрүләрен сорар идем, – дип мөрәҗәгать итте төп сәхнәдән Анатолий Константинович.

Якташ туган төбәге, җирле халык өчен юкка гына борчылмый. Күп еллар дәвамында Анатолий Константинович һәм аның балалары – Дмитрий һәм Юлия әтиләренең кече ватанында тормышка ашырылган изге эшләрнең меценатлары булып торалар.

Беренче эш итеп, 1990 еллар башында ук Анатолий Константинович елга үзәнен үзгәртүгә күп көч куйды һәм акчалата ярдәм итте. Икенче этап булып авылга озак көтелгән асфальт юл килде. Ата-бабалар истәлегенә ихтирам йөзеннән  авылда чиркәү, ә аннан соң – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә хәтер обелискы төзелде. Бөтенесе бер тавыштан риза булып, иганәче хөрмәтенә Самаренкин исеме бирелгән чишмәне төзекләндерү авыл халкы өчен зур сөенечкә әверелде. Авыл кешеләре борынгы чишмәнең саф суын элек-электән кулланганнар, әмма ул  бары тик табигый чыганак кына булып торган, ә  бүген исә монда оҗмах почмагы – беседкалар, чәчәк түтәлләре, территориясе әйләндереп алынган.

Якташ авыл зиратында керә торган капкалар, ачлыктан үлгәннәргә мемориал  урнаштырган.
Әлбәттә инде, әнисенең күкрәк сөте аша ата-бабалары рухына, үз халкы йолаларына һәм гореф-гадәтләргә ихтирам сеңдергән кеше авылда Гыйбадәт йорты төземи булдыра аламы соң –  Святотроица чиркәвенең алтын куполлары һәм чаң тавышы искемокшинолыларны һәм тирә-як авыллар халкын шимбә гыйбадәтләренә, православие бәйрәмнәре хөрмәтенә оештырылган тантаналы литургияләргә чакырып тора. Гыйбадәт кылырга килгән әти-әни- ләренә ияреп килгән балаларның чиркәү янында уйнап йөрүләрен еш күргән якташ алар өчен бүләк ясарга карар кылган, Самаренкин тырышлыгы белән  чиркәү янында балалар мәйданчыгы пәйда булган.

Анатолий Константинович, авыл үссен, яшьләр саладан китмәсеннәр өчен авылны төзекләндерү генә җитмәвен, ә эш урыннары да булдырырга кирәклеген яхшы аңлый.
Ике ел элек Самаренкин гөмбә үстерү һәм эшкәртү цехы ачарга карар кыла – Самаренкин вешенкалары бүген Татарстан Республикасы һәм күрше өлкәләр базарларында сатыла. Бүгенге көндә цехта биш кеше эшли, ә менә җәй көне эш урыннары 35 кә җитәчәк.

– Гореф-гадәтләрне, йолаларны онытмаган, ата-бабалары һәм авылдашлары хәтерен хөрмәт иткән авыл кече ватаннары язмышына битараф булмаган энтузиаст кешеләр тырышлыгы белән чәчәк ата. Безнең районда район башлыгыннан алып авыл хезмәтчәннәренә кадәр, туган төбәкләре иминлеге өчен җан аткан кешеләр аз түгел. Бүгенге Троица Аксубай районында яшәүче барлык милләтләрне һәм төрле диндәге кешеләрне берләштерде –  руслар да, татарлар да, чуашлар да әйлән-бәйләнгә бастылар, – дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Хадиев. –  Боларның барысы да, Аксубай төбәге халкына хас кунакчыллыкны һәм киң күңеллелекне тасвирлый.

Агымдагы елның язында мәдәният хезмәткәрләре коллективы күрше Чистай һәм Нурлат районнарына бай эчтәлекле концерт программалары белән бардылар.
Дәүләт Советы депутаты Аксубай район Мәдәният йорты коллективына, “Үзәкләштерелгән клублар системасы“ (район Мәдәният йорты) МБУК директоры Ольга Копаневага һәм Аксубай район Мәдәният йортының “Аксубай егетләре“ уен кораллары студиясе җитәкчесе Наилә Крайновага  күпьеллык хезмәтләре һәм мәдәниятне үстерүгә саллы өлеш керткәннәре өчен  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды. Туган авылына һәрдаим ярдәм итеп торганы өчен  Анатолий Самаренкинга, бәйрәмне оештырганнары өчен Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзинага һәм авыл җирлегенең техник хезмәткәре Татьяна Захаровага Аксубай муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Мюд авыл җирлегенә әлеге төбәктә туып үскән кешеләр генә түгел, районнан чыккан кешеләр дә ярдәм итәләр. Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудинның да ярдәме күп булды: Татар Сөнчәлесе авылында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган стела – бу аның авылны төзекләндерүгә керткән өлеше. Моннан тыш, аның исәбендә шул ук авылда  ташландык зиратны койма белән әйләндереп алу, Сөлчә елгасы аша күпер салу  (авыл кешеләре үзара салым акчасын тоттылар, ә депутат үз өлешен кертте) кебек изге эшләр дә бар. Авыл кешеләре дә туган төбәкләрен яраталар һәм аны ямьләндерүгә төрлечә ярдәм кулы сузарга тырышалар. Мюд авыл җирлегендә яшәүчеләр башкарма комитет белән берлектә Изге Рәхилә чишмәсен төзекләндергәннәр. Пионер поселогы халкы һәлак булган якташларына үз хисапларыннан һәйкәл булдырганнар.

Изге Троица бәйрәменә әзерлек күптән барды. Һәм шуны билгеләп үтәргә кирәк, Анатолий Самаренкин әйтмешли, якташлар бу бәйрәмгә чын мәгънәдә лаек.
Мәдәният йортының яңа, инициативалы җитәкчесе  Алексей Тимирясов җитәкчелегендәге үзешчән артистлары бәйрәм концерты оештырдылар.

Бәйрәм дәвам итте, Троицада гадәттә уңыш мулдан булсын дип,  яңгыр телиләр, рус халык йолалрына хас уеннар уйныйлар.  Ярдәм кулы сузардай якташлары булганда искемокшинолылар һәр елны әйлән-бәйләнгә басып, Троица бәйрәмен билгеләп үтәргә әзер.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев