Аксубаево
  • Рус Тат
  • Районда үткән ифтар мәҗлесе йөздән артык мөселманны җыйды

    Изге Рамазан аеның җомга көнендә узган Ифтар мәҗлесе Аксубай районы мөселманнарын берләштерде.

    Ифтар мәҗлесендә район башлыгы Камил Гилмановтан алып ТР  МДН мөфтие Камил Сәмигуллин, ТР МДНнең аксакаллар шурасы председетеле Айрат Аюпов, ТР Дәүләт советы депутаты Шамил Яһудин, Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Нурлат һәм Чирмешән районнары мөхтәсибләре Наил Әбелханов һәм Минсәгыйрь Миншин катнашты.

    Ифтар мәҗлесе башланыр алдыннан ике районның җитәкчеләре, районның  Ислам елъязмасын кадерләп саклаучы, үзәк мәчет музеенда очрашып фикер алыштылар. Анда районның ислам дине үсешенә өлеш кертүче мәчет имамнары турында сөйләнде. Укытучы, тарих фәннәре кандидаты, Түбән Майна авылы мәчете имамы Рафик хәзрәт Насыйров кунакларны галимнәр һәм имамнар турында мәгълүматләрне саклаучы кулъязма белән таныштырды. 

    Быел ифтар мәҗлесе башка төрле форматта үтте. Аксубай универсаль технологияләр техникумы ашханәсендә сый-нигъмәт тулы өстәлләр артына дистәләрчә дингә ышанучы җыелды.

    - Рамазан ае - ураза ае, мөселман халкының  дини бурычын үтәү өчен билгеләнгән вакыт. Ураза тоту  кояш чыкканнан алып кояш   батканчыга кадәр ризыктан һәм судан тыелып торудан гыйбарәт. Әмма барыннан да бигрәк, ул мул тормышта яшәүче кешеләргә иң мөһимнәреннән мәхрүм калучылар турында уйлауны  искә төшерә, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.

    Ул район мөселманнарын Рамазан аенда изге гамәлләр кылырга чакырды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аенда ураза тоту һәм рухи чистарыну кирәклеге турында вәгазь сөйләде,  шулай ук ифтар мәҗлесен  оештырган һәм район мөхтәсибәтенә ярдәм иткән өчен район башлыгы Камил Гилмановка ТР Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын тапшырды.

    Район имам - мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров кичке ифтарны намаз уку белән башлап җибәрде. Кояш баткач, ифтарда катнашучылар ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә күмәк ахшам намазын укыдылар: ир – атлар-техникумның спорт залында, ә хатын – кызлар актлар залында укыды.

    Намаз кылу өчен спорт залына да, актлар залына да келәмнәр җәелгән иде. Вәгазь һәм догалар көчәйткечләр аша трансляцияләнде һәм бистәдә  яңгырады. Гомуми намаздан соң дин тотучылар табын артына утырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: