Аксубаево
  • Рус Тат
  • Районда мобиль кабул итү пункты эшләде

    Аксубайлылар “Бердәм Россия” мобильле кабул итү пунктына су белән тәэмин итү, яктырту, ТКХ, төзекләндерү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

    Ул чәршәмбе көнне көн дәвамында өч торак пунктта – Түбән Баландада, 

    шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә, Яңа Тимошкинода эшләде. Төбәк иҗтимаги кабул итү пункты хезмәткәрләре ТР Дәүләт Советының яңа составына сайланачак депутатлыкка кандитатларга алга таба эшләү өчен безнең район кешеләреннән теләк-тәкъдимнәр җыю нияте белән килделәр.

    VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына көзге сайлауларда берничә партия, шул исәптән «Бердәм Россия», «Гадел Россия», КПРФ, ЛДПР, «Россия Пенсионерлары партиясе», «Россия коммунистлары», «Үсеш партиясе» партияләре катнаша. Аларның һәркайсы, сентябрьдә халыктан җыелган тәкъдимнәрне эшләүгә керешү өчен сайлаучылар белән очрашулар оештыра.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: